Бу язмам нигезләре югалган, әмма бай мирасы калган бер авыл турында. Җәйнең иң матур көнендә кунакка чакырдылар. Балтач районы Нормабаш авылына кергәч, “Җиттек бугай!”! – дип уйладым. Юк икән әле. Бу авылны чыгып китеп, урман янына килеп туктадык. Монда инде 15ләп машина җыелган, безне көтәләр иде.
Бортлы УАЗ машиансына утырып, акрын гына урман эченә юл алдык. Барганда бер-ике җиргә батып та калдык. Әмма чыгып тагын киттек. Юлда безгә югалган авылның тарихын сөйләделәр. Элек Арча районына кергән, ә бүген инде бу урманчылык Балтач районы карамагындагы “Красный Восток”, халык телендә 26нчы кордон дип йөртелгән урын. Урманның хозурлыгына сокланып, тәмле кура җиләкләре белән сыйланып, 1973 елга кадәр яшәгән авылга килеп кедек. Бүгенге очрашуга элек әлеге авылда яшәгән 30 авылдаш кайткан. Сагынып, җирсеп Ташкенттан, хәтта Финляндиядән үк.
Элек авылны сугарып торган саф сулы коелар урынында тирән чокырлар гына калган, аларны да куе чыршы урманы күмеп киткән.
1942 елның язында, сугышның көннән-көн авырлашкан чорында ачлык-ялангачлык котырганда оеша бу авыл. Землянкалар ясарга бүрәнәләр, паровозларга ягар өчен утын җитми башлый. Менә шунда әлеге урманны искә төшерәләр. Иң башта землянкалар ясыйлар. Аннары шуларда яшәп, агач кисеп, бүрәнә әзерли тирә- яктан килгән халык. Агач шул кадәр күп кирәк була: көнен дә, төнен дә, кышын кар яктысында да эшне туктатмыйлар. Аннары полуторкаларга төяп, 17 чакрым ераклыктагы Шәмәрдән станциясенә эшелонга ташыйлар.
Җиңүдә әлеге төбәкнең дә өлеше биниһая. Сугыш гөрелтеләре тынгач, 1946 елда халык тыныч тормышка сөенеп, йортлар төзи башлый. 1947 елны трактор дизеле ярдәмендә утлы да булалар. Авыл зурая, хәлләнә. Такта яру цехы ачылгач, эш табу проблемасы да бетә. Үзләренең пекарнялары да ачыла. Кызык хәлләр дә булган. Ипинең буханкасы 2 килограм. Әгәр үлчәүдә кимрәк тартса, аңа өстәп берничә кисәк тә бирә торган булганнар. Һәр кешегә тиешле норма шундый булган. Мондый гаделлекне белгәч, тирә- күрше авыллардан да ипигә килгәннәр. 1950- 1968 еллар арасында авыл тагын да ныграк үсә, халык эшкә күпләп килә. Чөнки колхозларда таяк өчен генә хезмәт куйсалар, монда “тере” акча алып эшлиләр. Такта яру, шпаллар өчен агач кисү, себерке бәйләү, агач күмере әзерләү цехы гөрләп эшләп торган. Тик замананың яман җиләре аларны да урап узмый.
Урман уртасында гөрләп яшәп яткан, үзенең мәктәбе, пекарнясы, коелары булган авыл күзгә күренеп кечерәя. Биредәге куе урман киселеп бетә. Агачны ерактан алып кайтып эшкәртү бик кыйммәткә төшә. Такта яру цехын Арчага, себерке, күмер әзерләүне Сабага күчерәләр. Халык та әкренләп шунда күченә. Биредән соңгы гаилә 1973 елда китә. Авыл беткәнгә дә инде 50 ел вакыт узган. Кайчандыр бергә яшәгән авылдашлар да төрлесе төрле якка таралышкан. Бүген менә ерак арлараны якын итеп очраштылар.
Авыл үзе югалса да, зираты шунда, урынында. Ул шушы авылда туып-үсеп, бүген Казанда яшәүче игелекле җан Фидаил ага Шәяхмәтов тырышлыгы белән тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Авылдашлар да өмә ясап булышкан. Ел саен җәйнең бер матур көнендә бирегә җыелып, әрвахларны шатландырып дога укыйлар, истәлекләрен яңарталар. Үзләре ясаган элмә такта яында моңсулынып сурәткә төшәләр. Өлкәннәргә генә түгел, балалар, оныклар өчен дә изге, кадерле, очрашыр урын булсын иде ул.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Балтач районы.
Автор фотосы.
Комментарийлар
0
0
Эфэрин,шэп булган бу Азат,чын кунелдэн йорккэ уелып калган мизгеллэр!!! узебезнен эти бабаларыбызнын тарихын оныторга юл куймаска иде Дэ бит!!!))))
0
0