Илдар Халиков киләсе елда бакчачыларның проблемаларны хәл итүгә республика бюджетыннан 550 млн. сум акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте.
Җир, бакча эшен ярата безнең халык. Ни дисәң дә хәрәкәттә бәрәкәт инде. Бер яктан табын муллыгы булса, икенче яктан ике кулыңа бер эш тә бит әле ул. Шөгыль. Яшерен батырын түгел, яз җитүгә шәһәр халкы дачага күченү ягын карый. Юлларның начар булуы да, су белән тәэмин ителешнең, электр челтәрләренең, чүп түгү урыннарының булмавы да туктатап кала алмый аларны. Шәһәр шау-шуыннан арынып, тырышып-тырмашып булса да, елдагыча җаны теләгән яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерергә тырыша ул. Инде моннан соң алар "Су юк, юл юк", - дип югарыдагыларның бусагасын бик таптамас шикелле. Җәй дәвамында редакция почтасында да аз булмый торган иде андый хатлар. Инде алга таба бар да җайга салыныр күк. Ни өчен дигәндә әлеге мәсьәләләр бакча һәм дача җәмгыятьләре проблемаларына багышланган киңәшмәдә ныклап тикшерелде һәм Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков киләсе елда әлеге сакаллы проблемаларны хәл итүгә республика бюджетыннан 550 млн. сум акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте.
Татарстандагы бакчачылык ширкәтләре һәм дача берлекләренең коммерциячел булмаган берләшмәләренең идарә берлеге рәисе Владимир Дейнекин да мондый реакция булачагына бик өметләнмәгән иде булса кирәк.
«Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тарафыннан шундый карар кабул ителде, профильле министрлыклар һәм ведомстволар бүгеннән 2017 ел бюджетына бакчачылык ширкәтләренә кадәр илтүче юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен 300 млн. сум акча кертү турында күрсәтмә алачак. Әмма бу акчаларның һәр сумын бакчачыларга мөмкин кадәр күбрәк файда китерерлек итеп, дөрес бүлү зарур. Моңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Транспорт министрлыгы җаваплы», - дип белдерде Илдар Халиков. - Электр энергиясе буенча Рөстәм Минниханов «Сетевая компания» инвестиция программасына 2017 елга 100 млн. сумнан да ким булмаган акча кертергә куша. Ширкәт чикләренә элнектр челтәре уздыру турында бара сүз. Эчтә исә чишелешнең башка юлларын эзләрбез. Су - тагын бер мөһим проблема. Татарстан Президенты моны хәл итү өчен 2017 елда 100 млн сум бүлеп бирергә булды.»
Чүп мәсьәләсен хәл итүгә дә (чүп җыю мәйданнары, контейнерлар) республика 50 млн. сум бүлеп бирергә булган. Бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын, тәртип саклауның яңа, тагын да камилрәк юлларын табу бурычлары да исә Эчке эшләр министрлыгы белән Гадәттәт тыш хәлләр министрлыгына йөкләнде. Бакчачылык ширкәтләре дә читтән килеп тәртип урнаштыруны көтмичә, үз территорияләрендә үзләре хуҗа булырга, территорияләрендә кичекмәстән инвентаризация уздрырга тиеш. Ташландык җир участокларын җир кадерен белгән яңа хуҗаларга бирү турында да булды сүз.
- Иң мөһиме җир эшкәртелсен һәм файда китерсен. Безнең Татарстанда миллионга якын кеше бакчалылык белән шөгыльләнә. Һәм бу аларның күбесе өчен өстәмә керем чыганагы. Ә моннан тыш, табиблар сүзенә ышансак, бакчада эшләү гомерне дә озайта әле ул! - диде Илдар Халиков.
Владимир Дейнекин сүзләренә караганда, Россиядә бакчачылар проблемаларын хәл итү өчен мондый нәрсәнең әле моңа кадәр булганы булмаган.
- Бу бик мөһим адым. Болай булса, без күп нәрсәне үзгәртә алачакбыз, - ди Владимир Дейнекин.
ФОТО: www.kazan.kp.ru
Комментарийлар