Кибеткә бергә йөрегез. Сатып алырга кирәкле әйберләр исемлеген алдан төзегез. Башта исемлектәге әйберләрне алырга, акча калган очракта, башка әйбер сатып алырга да мөмкин булуын аңлатыгыз.
Әйберләрнең бәяләре хакында фикер алышыгыз. Реклама, бренд өчен акчаны ник күбрәк түләргә туры килүен, кечкенә савыттагы дөгегә караганда, зур савыттагысын алу отышлырак икәнен сөйләгез. Шул рәвешле бала акрынлап план төзергә һәм акча тотканда нәрсәгә игътибарлы булырга кирәклегенә өйрәнәчәк.
Акчаларны ни рәвешле сакларга кирәклеге хакында да бала хәбәрдар булсын. Акчаны урлау, югалту мөмкинлекләре хакында сөйләргә онытмагыз. Мөһим чыгымнарга дигән акчаны башка әйбергә тотарга ярамаганлыгын, әгәр дә берәр нәрсә сатып алырга теләсәң, акчаңның кирәкле әйбергә җитәчәгенә инануың кирәклеген ассызыкларга.
Бу кагыйдәләрне бозсаң, нинди нәтиҗә килеп чыгуын да балага аңлату кирәк. Баланы акчаны тупларга өйрәтегез. Баладан акчасын нәрсәгә сарыф итәргә теләве хакында сорагыз. Акчаның бер өлешен җыярга тәкъдим итегез. Моның өчен баланың зур булмаган хыялы турында сорарга һәм акчаны шул хыялны тормышка ашыру өчен җыя башларга була.
Комментарийлар