Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
—Елгалардан боз иртә кузгалды. Сулыклардагы күзәтчелек-коткару постлары эше 4 апрельдә үк туктатылды, узган ел 25 апрельдә генә тәмамланган иде. Зур елгалар өслеге бозлардан тулысынча диярлек ачылды, ләкин кече елгалардан һәм култыклардан боз кисәкләре, бүрәнәләр агып чыга. Узган ел иртә язда көймәләрдә сулыкларга чыккан көймәләр белән 10 авария булды. Көймә бүрәнәгә яки боз кисәгенә бәрелүдән суга егылып төшеп, 7 кешенең гомере өзелде. Сулыклардагы суның температурасы 3-4 градус кына җылы. Шунлыктан, кече күләмле көймәләрдә елгаларда йөрү әле хәвефле,-дип кисәтте ул.
Комментарийлар