- Кама Тамагын гына алыйк. Аның табигате искиткеч бай, балыкчылык белән шөгыльләнергә менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Аның күршесе Тәтеш районында борынгы тарихи йортлар сакланган. Гомумән, һәр районның үз матурлыгы, үзенчәлеге, тарихы бар. Безгә менә шуларны сата белергә өйрәнергә кирәк. Моның өчен дәүләт тарафыннан да, Туризм комитеты, туристлык компанияләре, бизнес вәкилләре ягыннан да булышлык күрсәтелергә тиеш. Алар барысы бергә берләшеп эшләгәндә генә агротуризмны үстереп була. Районнар үзләре дә бу юнәлештә бераз хәрәкәтләнсен иде, - ди ул.
Депутат фикеренчә, туризм өлкәсенең социаль проект буларак та перспективасы бар. Яшьләрне авылда калдырырга, аларга эш урыннары табарга булышыр иде, ди ул.
Бездә нефть гел булмас
Районнарда агротуризм белән кызыксынучылар юк түгел. Район хакимиятләре дә моңа игътибар юнәлтә башлаган. Баулы шәһәренең "Радуга" ял һәм туризмны оештыру үзәге директоры Зөлфия Латыйпова сүзләренчә, авыл туризмы ассоциациясе төзелгәннән соң алар бу эшкә иң беренчеләрдән булып керешкән.
- Баулыда махсус үзәк оештырдык. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында авыл туризмын оештыручыларны, һөнәрчеләр, экскурсоводлар, хәтта пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләрне дә чакырып, очрашу үткәрдек. Районда нинди кунакханәләр, кафелар, музейлар бар - барысын да өйрәндек, анализ ясадык. Бактың исә, бездә туристлар өчен кызык булган кырык сигез объект бар икән. Әлбәттә, бездә Болгар, Зөя кебек тарихи шәһәрчекләр юк. Шуның өстенә Казаннан 400 чакрым ераклыкта урнашканбыз. Туристларны җәлеп итү тагын да авыррак. Уйлаштык-уйлаштык да, экологик туризмны һәм велотуризмны үстерергә булдык. Болар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Этнотуризмны үстерү дә кулыбыздан килә. Баулыда удмурд, чуваш авыллары да бар. Удмурд авылы туристларны кабул итәргә әзер дияргә була. Проектлар күп, җитәкчелек булышып тора. Бездә нефть гел булмас, районны башка өлкәдә үстерергә кирәклеген тоеп эшлибез, - ди ул.
Авыл туризмын мичтә пешкән икмәк, яңа сауган сөтле чәйдән башка күз алдына китереп булмый. Баулы районында яшәүче Шамил белән Гөлнара Гафуровлар халык традицияләре кафесын ачкан.
- Анда бөтен нәрсә дә утын ягып мичтә пешерелә. Киләчәктә кунак йортын ачарга җыеналар. Туристларны үзләре белән иртән уятып, камыр куярга, катык кайнатырга да өйрәтмәкчеләр. Аларны сәкедә, мич башында йоклатмакчылар. Гафуровлар татар халык ашларын гына түгел, башка милләт аш-суларын да пешерә, аларны башка төбәкләргә барып өйрәнеп кайталар, - дип сөйләде безгә Зөлфия Латыйпова.
Авылга татарча өйрәнергә...
Комментарийлар