Казанда гомер итүче 91 яшьлек Вера Николаевна Филянина, рәхәтләндереп, "Сәйдәш" мәдәният сараендагы театр түгәрәгенә йөри. Аның кебек дәрт-дәрманы ташып торган өлкәннәр шактый башкалабызда.
- Узган елның декабрендә "Игелекле Казан" программасы кысаларында, "Тормыш сөючеләр" ("Жизнелюб") клублары челтәре оештырылган иде. Аңа башта 800 пенсионер язылган булса, тора-бара активистларның саны ике меңгә җитте,- диде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
"Тормыш сөючеләр" клублары "Сәйдәш", "Залесный", "Мирный", "Юность", "Полимер", Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарайларында, Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексында, шулай ук "Вознисенское", "Красная Горка", "Кадышево", "Северный", "Нагорный" мәдәният йортларында, шәһәрнең Үзәк китапханәсендә һәм аның 15нче филиал-китапханәсендә эшли. Өлкәннәр җыр, бию, театр түгәрәкләренә йөриләр, бакчачылык нечкәлекләрен үзләштерәләр. Рәсем түгәрәген Татарстанның Рәссамнәр берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев шәхсән үзе алып бара. Казанның медицина университеты, сәнгать академиясе, мәдәният институты студентлары һәм аспирантлары тематик лекция-күнегүләр үткәрә.
Мэр Илсур Метшин исеменнән "Сәйдәш" мәдәният сараена бүләк ителгән аккордион биредә "Жизнелюб" атамасында вокал төркем оешуга этәргеч биргән.
Җәйнең тәүге көненнән ягъни 1 июньнән "Тормыш сөючеләр" клублары әгъзалары Горкий исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, Урицкий исемендәге, "Крылья Советов", "Континент" паркларында, Аксенов бакчасында, Дәрвишләр бистәсендәге паркта җыелыша башлый. Дәва күнегүләре үткәрү, скандинавия йөреше һәм, хәтта, Көнчыгыш көрәше алымнарын өйрәнү оештырыла.
"Тормыш сөючеләр" клубына йөрүчеләрнең күңелләре һаман унсигездә әле. Аларның "Танышулар клубы" оештырырга ниятләүләре бер дә гаҗәп түгел. "Тормыш сөючеләр"нең 80 проценты хатын-кызлар. Илле биш яшьлек пенсионер хатын-кызны "әби" дип әйтергә телең әйләнмәс, билләһи.
Мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашканада соклануын яшермәде.
- Барчабызга да Вера Филянина кебек 91 яшькә кадәр җитеп, күңелгә якын эшләр белән шөгыльләнергә язсын. Актив озын гомер-югары үсешкә ирешкән җәмгыятьнең бер төсмере ул, - диде мэр Илсур Метшин. - Казан пенсионерларының, кайсы районда яшәүләренә карап, теләк-тәкъдимнәре төрлечә булырга мөмкин. Теләкләрне үтәгәндә районнар үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк.
Мэр Илсур Метшин "Тормыш сөючеләр" клублары бушлай булуын искәртте, пенсионерларны әлеге клубларга йөрергә, актив тормыш алып барырга чакырды.
"Тормыш сөючеләр" ("Жизнелюб") клублар челтәре телефоны: 236-42-93. Атнаның эш көннәрендә 9.00-17.30 сәгатьләрдә хәбәрләшергә була.
Фото:с slovodel.com
Комментарийлар