Илебездә 14-15 апрельләрдә тәүге мәртәбә, барлык төбәкләрне дә колачлаган, “Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты” дигән эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе уздырыла.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу яңалыкны “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә җиткерде.
— Барлык төбәкләрдәге предприятиеләр белән танышып булачак. Татарстан предприятиеләре тотрыклы һәм абруйлы, аларда хезмәт шартлары уңай, хезмәт хаклары да башка төбәкләрдәгедән югарырак. Шунлыктан, бу чара безнең кадрларның читкә китүенә этәрмәс, киресенчә, башка төбәкләрдән күченеп кайтучылар бар, - диде Эльмира Зарипова.
Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе башкалада ике көндә дә Казан федераль университетының 2нче уку бинасында (мрамор залы) 10.00-13.00 сәгатьләрдә оештырыла.
Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләре, шулай ук авыл районнары да чарада катнаша. Республикадагы 300 эре предприятие вәкилләре сорауларга җавап бирәчәк.
Идел буе федераль округында эш урынсызлар саны Татарстанда иң азы. Бөтен республикага 6 мең 900 кеше генә “эш урынсыз” сыйфатында теркәлгән, ә 1 миллион 240 мең кеше даими эш урынлы.
—Татарстанда 39 мең вакансия бар. Төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы, медицина, сәүдә, инновацион технологияләр һәм башка тармакларга кадрлар кирәк,- диде Эльмира Зарипова.
Оборона сәнәгате комплексына эшче кадрлар таләп ителә. Заводларга килеп-йөреп эшләүчеләргә дәүләт тарафыннан юл чыгымнарына, торак- фатир мәсьәләсендә субсидия каралган. Инвалидларны эшкә алган өчен дә предприятиегә ярдәм күрсәтелә. Җәйге каникул чорында предприятие өлкән сыйныфлар укучыларын вакытлы эшкә алса, аларга түләнеләчәк хезмәт хакының 2,5 мең сумын дәүләт каплый. Быел 1 мең кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителәчәк. Украинадан мәҗбүри күченеп кайткан кешеләргә дә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә.
“Демография” илкүләм проекты кысаларында, 35 яшькә кадәрге яшьләр, бала караучы хатын-кызлар, гомумән, теләге булган кешеләр бушлай алмаш һөнәрләргә укытыла. Моның өчен мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Узган ел 9 171 кеше курслар узган, аларның 90 проценттан артыгы даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Быел инде 500 кеше алмаш һөнәргә укырга керешкән.
Кешеләрнең пенсиягә чыгулары сәбәпле, алдагы берничә елда 32 мең эш урыны бушый.
Комментарийлар