Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән калдыклар күләме, әлеге калдыкларны ничек зарарсызландырулары, кабаттан кулланулары, кая урнаштырулары турында быелның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының территориаль органнарына хисап-мәгълүмат тапшырырга тиешләр.
Скопировать ссылку

«Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары - тирә-юнь мохитне саклау буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белән Тирә-юнь мохиткә тәэсир итү бәяләмәсе һәм дәүләт экология экспертизасы идарәсе җитәкчесе Рәйсә Шәһидуллина искәртте. Алар сөйләгәнчә, эре предприятиеләрдәге җитештерү калдыклары полигоннарга килешү нигезендә чыгарыла. Республикада 125 мең кече һәм урта предприятие исәпләнелә. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы федераль закон таләп иткәнчә, моннан соң кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре дә җитештерүдән калган калдыкларына җаваплы булачаклар. Республикада узган ел ике мең урында рөхсәтсез чүплекләр табылган. Экология министрлыгы җитәкчеләре инануынча, әлеге чүплекләрдә эшкуарларның да «хезмәт җимешләре» бар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының рәсми сайтында eco.tatarstan.ru «Об отчетности субъектов малого и среднего предпринимательства» бүлегендә аңлатмалар, хисапны электрон рәвештә тапшыру тәртипләре күрсәтелгән.
Комментарийлар