Татарстан командасы VIII нче илкүләм WorldSkills Rossia-2020 чемпионатында төбәкләр командалары арасында “Россия төбәкләре кубогы” бәяләмәсендә беренчелеккә ирешеп, диплом һәм 1нче дәрәҗәдәге кубокны яулады.
Һөнәри осталык бәйгесендә 205 татарстанлы катнашты. Безнең егетләр белән кызлар 38-алтын, 25-көмеш, 39-бронза һәм 29 һөнәри осталык медале белән бүләкләнде. Татарстан, гомүмән, зур илебез-Россия талантлы кешеләргә бик бай. Хәтта, физик мөмкинлекләре чикле ләр дә үзләренең эш-гамәлләре белән сокландыра, башкаларга матур үрнәк булып тора.
Казан кызы Илина Баймуратова моңа ачык мисал.
— Минем бер күзем күрми, икенче күзем дә томанлы. Ләкин, дөньяның искиткеч матурлыгын күңел “күзем” аша тоемлыйм. Фотография - минем яшәешем. Дөнья матурлыгын: табигать һәм Казан күренешләрен, кешеләрне һәм төрле җисемнәрне фоторәсемгә төшерергә яратам. Мәктәптә 11нче сыйныфта укыган чакта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында оештырыла торган “Абилимпикс” конкурсында катнашкан идем. Үзем дә ышанмастан, төбәк һәм аннан соң илкүләм бәйгедә алтын медаль яуладым. Конкурс эксперты Георгий Козлов киңәшен искә алып, Казан сәүдә-икътисад техникумында фотограф һөнәренә укыдым, - ди Илина.
Хәзер дә Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты әле ул. Төркем кураторы Артур Каюмов тәкъдимендә Илина үзенең иҗат осталыгын 2020 елгы Ворлдскиллс бәйгесенең республика чемпионатында сынап карый.
—Татарстанда җиңдем,-ди Илина.
—Афәрин! Нигә шатлануың бик зурдан түгел?- дип, кызыксынасы иттем. Чөнки, кызның йөзендә канәгатьсезлек чалымнары сизелеп тора.
— Россия күләмендәге финал бәйгесендә 4нче урынны гына алдым шул, - дип сәбәбен аңлатты әңгәмәдәшем.
—Күңелеңне төшермә, синең тормыш юлың алда, - дим.
—Арттарак калу минем өчен этәргеч тә булды әле ул. Тырышлыкны киметмәскә, камиллеккә гел омтылып торырга кирәклеген аңладым,-ди яшь фотограф.
Илина Баймуратова, хәзерге төп максатым-институтны уңышлы тәмамлау, ди. Киләчәктә үзенең фотостудиясен булдырырга хыяллана икән.
— Ул студия фотога төшү урыны гына түгел, ә сәламәт һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җыелышып фотосәнгате турында, тормыш матурлыгы турында сөйләшеп утыру мәйданчыгы булыр иде, - дип өметләнә Илина.
Типсә тимер өзәрдәй егетнең киләчәккә планнар коруы табигый күренеш. Гөл кебек йомшак, ләкин көчле рухлы кыз баланың максатчан яшәеше хөрмәт уята. Хыяллары чынга ашсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар