16+

Ел башыннан «Халык контроле»нә ришвәтчеләрне фаш иткән 90 хәбәр кергән

Казанда 31 майда коррупциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Ел башыннан «Халык контроле»нә ришвәтчеләрне фаш иткән 90 хәбәр кергән

Казанда 31 майда коррупциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак.

- Анда коррупциягә каршы көрәш стандартларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру юнәлешләре өйрәнеләчәк, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов.

Татарстан Президенты теләктәшлегендә республикада 2015-2020 елларга исәпләнелгән коррупциягә каршы сәясәт программасы гамәлгә ашырыла. Хөкүмәтнең электрон порталында "Халык контроле" системасының "Коррупция" кушымтасы да үз эшен эшли. Ел башыннан ришвәтчеләрне фаш иткән 90 хәбәр кергән инде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 925 җитәкченең үз вазифасыннан файдаланып җинаять кылуы ачыкланган. Муниципаль органнарның - 89, федераль хакимият органнарының - 46, министрлыкларның һәм ведомстволарның 30 хезмәткәренә ришвәтчелеккә бәйле җинаять эше кузгатылган. Ришвәт бирү дә җинаять булып санала, шундый кырын эш башкарырга җыенган 144 кеше җавапка тартылган.

- Ярты елга бер мәртәбә социологик тикшерү оештырабыз. Сораштырулар вакытында кешеләр" иң ришвәтчеләр", дип, автоинспекцияне, медицинаны һәм югары уку йортларын атыйлар. Соңгы елларда әлеге министрлыкларда һәм ведостволарда ришвәтчеләрне фаш итү буенча каты чаралар күрелде, хәзер дә күрелә. Ләкин, кешеләрдә шушы мөнәсәбәт-фикер сеңеп калган. Муниципаль районнар арасында өч ел рәттән Әлмәт һәм Минзәлә районнарында муниципаль хезмәт турындагы законны бозуның иллешәр очрагы ачыклана, - дип сөйләде Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова.

- Җәмәгать инспекторлары ягъни юристлар арасында ел саен конкурс үткәрәбез. Алар муниципаль хакимият органнары чыгарган карарларның дөреслеген тикшерәләр. Ришвәтчеләрне фаш итүдә "Иҗади яшьләр академиясе" ("Академия творческой молодежи") коммерциячел булмаган оешма егетләре белән кызлары да активлар,- дип чыгыш ясауны дәвам итте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев.

Ришвәтчелек мисалларына тап булсагыз, шалтыратыгыз.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының "Ышаныч" телефоны - (843) 264-72-02. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00, ә җомга көнне 8.00-15.45 сәгатьләрдә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы коррупциягә кагылышлы сораулар буенча айның ахыргы чәршәмбесендә 14.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итә. Телефоны (843) 567-80-99. Дүшәмбе-пәнҗешәмбедә 9.00-18.00, ә җомга көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading