Тәрәзәләргә аксыл яктылык иңә башлаган вакыт. Шомланып уянып киттем. Янымда яткан ике сеңлем мыш-мыш йоклыйлар. Чаршау артында әтиемнең тирән итеп тын алуы ишетелә.
Кинәт тупас итеп тәрәзә кагуга йөрәгем өшеп китте: безнең авылда болай итеп беркем дә тәрәзә какмый бит. Хәтта бригадир Фарук абый да...
- Ачыгыз!
Әтием авырлык белән...
Тәрәзәләргә аксыл яктылык иңә башлаган вакыт. Шомланып уянып киттем. Янымда яткан ике сеңлем мыш-мыш йоклыйлар. Чаршау артында әтиемнең тирән итеп тын алуы ишетелә.
Кинәт тупас итеп тәрәзә кагуга йөрәгем өшеп китте: безнең авылда болай итеп беркем дә тәрәзә какмый бит. Хәтта бригадир Фарук абый да...
- Ачыгыз!
Әтием авырлык белән урыныннан кузгалды. Мин, куркып, сеңелләремә сыендым. Ул арада ишектән хәрби кием кигән ике кеше килеп керде.
-Миңнуллин Шәйхулла? - дип сорады алдан керүчесе.
- Эйе... - диде әтием.
- Җыен тизрәк, контра!
Әтием, аңгыраеп, өй эчендә чабалана башлады. Бераздан аны алып киттеләр.
Безнең өйгә көтмәгәндә килеп кергән кайгы авыл өстенә таралды: "Тимерче Шәйхулланы өтермәнгә алып киткәннәр!"
Берничә көннән әтине кире авылга алып кайттылар. Әниебезгә ияреп, без дә аны күрергә бардык. Ләкин әтиебез янына хәтта безне - балаларын да якын җибәрмәделәр.
Район партия комитетының киңәйтелгән бюро утырышы булды һәм безнең гаиләне Себергә сөргенгә җибәрергә дип карар кабул иттеләр. Икенче көнне, ашъяулыкка ризыклар төреп, Апас төрмәсенә киттек. Тик әтием белән күрешү насыйп булмады. "Аны инде Казанга алып киттеләр", - дип кенә әйттеләр. Берничә көннән безне дә озаттылар.
... Әниемнең нигезгә ятып елаганы әле дә хәтеремдә. Ул авылдан бер тапкыр да читкә чыкмаган, шуңа күрә нигездән аерылуы аерата авыр булгандыр. Ә без, сабыйлыгыбыз белән, ул кадәр үк кайгырмадык шикелле... Барасы юлның никадәр сикәлтәле, дәһшәтле булуын башыбызга да китермәгәнбез шул. Казаннан безне товар вагоннарына төяп җибәрделәр. Вагон шыгрым тулы - барысы да Татарстанның төрле төбәкләреннән сөрелгән кешеләр...
Эшелон көчле сак астында көнчыгышка сөйрәлә. Тимер юл станцияләрендә, тоткыннарны кызганып, җирле халык вагоннарга якынлашырга тели: кемнеңдер кулында пешкән бәрәңге, кайсысыныкындадыр - икмәк сыныгы. Әмма сакчылар аларны безгә якын җибәрми: сүгенү, бурзайларны ырылдавы колакны тондыра...
Бер ай шулай юлда үтте. Ниһаять, "Большой Невер» станциясендә төшереп, безне йөк машиналарына утыртып алып киттеләр. Автомат көпшәләренә карап тын гына барабыз - елый-елый күз яшьләре кипкән иде инде. Безнең гаиләне Тында бистәсеннән 200 чакрым читтәге бер төбәккә урнаштырдылар. Бездән башка монда тагын берничә гаилә бар иде. Барыбыз да күзәтү астында яшәдек. Соңыннан белдем: бу җирләрдә яшәүчеләрнең барысы да сөрелгән кешеләр икән.
Әтием тимерчелектә эшен башлады. Ул авылдагы кебек үк алны-ялны белми намуслы хезмәт итте. Безнең гаилә архивында әтиемне мактап язган уңай характеристикалар әле дә саклана.
Үзем Тында бистәсендәге интернатта торып укый башладым. Әтиемне, әниемне, туганнарымны бик сагына идем. Интернат алар торган җирдән 200 чакрым ераклыкта булса да, кайтырга тырыштым, чөнки әтиемә минем янга килергә рөхсәт бирмәделәр.
Әлбәттә, дөнья көтү авыр булды. Ләкин йөрәкне иң тетрәткәне - үзебезнең гаепсез икәнне, нахакка рәнҗетелгәнлегебезне тоеп яшәү булды. Әтием гаепсезгә сөрелүебез турында берничә мәртәбә Казанга, Мәскәүгә язып карады, ләкин каршы җавап булмады. Сталин үлүен ишеткәч, әтиемнең йөзе яктырып китүе исемдә: "Түзегез, оланнар, - диде ул, - болай булгач, чит җирләрдә интегүебез озакка бармас".
Еллар үтте. Алты елга якын Себердә торганнан соң, 1955 елның мартында безгә сөргеннән китәргә, Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Рөхсәт булуга ук, кубарылып, без апрель башларында Казанга кайттык. И, Туган җирнең гүзәл тарту көче... Ә бит күпме кан-кардәшләребез чит-ят туфракта каберен тапты, күпмесе шунда төпләнеп калды... Безнең сагынуга чикләр юк иде.
Казанда төпләндек. Әтиемнең һөнәрләре күп булу сәбәпле, эшкә тиз алдылар, озакламый фатир да бирделәр...
Әтиебезне нахакка гаепләгән "эш", 40 елдан соң, 1989 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан яңадан тикшерелде. Гаделлек җиңде: ул акланды. Аннан бирелгән документта болай диелә: "Сезнең үтенечегез Татарстан прокуратурасы тарафыннан тикшерелде. 1898 елда туган Миңнуллин Шәйхулла Миңнулла улының һәм аның гаиләсенең ТАССРның Апас районы Иске Энәле авылыннан Амур өлкәсенә мәҗбүри җибәрелүе прокуратура тарафыннан дәлилсез дип табылды".
Куңелдә бер генә теләк яши: ул караңгы еллардагы гаделсезлекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде!.. Беркайчан да!..
Комментарийлар