– Республикада мең никахка 566 аерылышу туры килә, һәм бу Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Марий Эльда – 812, Саратов өлкәсендә – 768, – дип билгеләп үтте Гөлшат Нигъмәтуллина. Бездә бер-ике ел яшәгән парлар түгел, гаилә стажы 15 әр ел булганнар күп аерылыша икән.
Ә менә язылышмыйча яшәүчеләрнең саны ил буенча алганда әзрәк.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова әйтүенчә, Татарстанда, 2020 елгы халык саны алу мәгълүматлары буенча, ир-атларның 60 проценты, ә хатын-кызларның яртысы рәсми язылышкан. Россия буенча алганда, ирләр арасында бу - 6 процентка, хатын-кызлар арасында - 5 процентка күбрәк.
Комментарийлар