16+

Ильдар Халиков: «Сез текә, мин сездән көнләшәм!»

Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды.

Ильдар Халиков: «Сез текә, мин сездән көнләшәм!»

Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды.

Киләчәк шәһәре - Иннополиска аяк басуга үзгә бер мөхиткә эләккән кебек буласың. Ил, дөнья буенча төрле четрекле проблемаларны күтәреп, бары тик инглиз телендә генә сөйләшүче алдынгы карашлы, актив яшьләр тудырган мөхит бу. Ел саен төрле илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән студентларның "каймагын" гына җыеп алалар бу "Җәйге кампуска". Бирегә эләгү зур дәрәҗә.

Быел җиде мең кеше Кампуста катнашыра теләк белдергән, ләкин араларыннан бары тик 220сен генә сайлап алганнар. Шуларның 60ы - чит ил, 29ы Россия төбәкләреннән, калганнары - Татарстанның югары уку йортлары студентлары. Ябылу тантанасында яшьләрнең инде "үз кешесе"нә әверелгән Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков бу очрашу соңгысы булмас дигән теләктә калды.



- Чын күңелдән әйтәм - сез текә, мин сездән көнләшәм! Җиде мең кеше арасыннан нәкъ менә сезгә белем бирү программасын үтү насыйп булды. Хәтта миңа да Нарышкинга, Дворковичка, Никифоровка эләгү җиңелләрдән түгел, ә сезнең янга алар үзләре килә. Монда теләгән һәрнәрсә бар. Моннан биш ел элек, шушы ук чарада, әйдәгез "Җәйге кампус"ның икенчесен дә Казанда үткәрик дигән идем. Башта аптырап калдылар, аннары нигә әле шулай эшләмәскә дип хупладылар. Инде бишенче Кампусны үз җиребездә үткәрәбез. Моның белән генә әле безнең Кампус тарихыбыз тәмамланмас дип өметләнәм. Сезнең бирегә кире кайту теләге булыр дип уйлыйм. Бездә Татарстанда, Иннополиста бик күп чаралар була, мин сезне анда көтеп калам, - диде Илдар Халиков.

Кампуста бары бер тапкыр гына катнашып була, бу исә аның дәрәҗәсен тагын да арттыра. Ләкин быел араларыннан берсенә 2017 елда модератор буларак катнашу мөмкинлеге бирелде. Премьер-министр бәхетле студент, Диас Шәрәфиевны, әлеге мөмкинлек белән тәбрикләде.

Кампуста катнашучылар 12 төркемгә бүленеп эшләде. Бүген җитәкчеләре алар арасыннан иң актив булганнарына истәлеккә электрон китап бүләк итте.
Модераторлар һәм тьюторлар җитәкчесе Евгений Миронов биш ел эчендә "Җәйге кампус" аша бер мең студент узуын ассызыклады.



- Шушы унике көн студентлар өчен вакыйгаларга бик бай булды. Хәтта йокларга да вакытыгыз булмады. Арагызда йомгаклау презентациясен әзерләп өчәр көн йокламаучылар да бар. Күбегез минем янга килеп ник шундый программа әзерләдегез, бернәрсәгә дә өлгерә алмыйбыз дип зарланды. Бу дөньяда сез берничә көн яшәгән кебек тыгыз режимда яшәүчеләрнең саны күп түгел. Ләкин алар чын мәгънәсендә тормышта үзен тапкан шәхесләр. Минем өчен, төрле дәрәҗәләрдәге кешеләр белән күрешү мөһим иде. Сезгә күбрәк мәгълүмат бирү өчен эшләнде бу, - диде Евгений Миронов. Ә студентлар йокысыз төннәргә күнеккән инде. Йоклап бераз хәл алыр өчен алар бер генә минутны да кулдан ычкындырмый. Ачылыш тантанасы башлануын көткәндә дә, күбесе кәнәфиләренә сөялеп берничә минут йокы симертеп алды. 27 илдән килгән спикерларны тыңлап бетерү җиңел эш түгел бит. Әле төрле өлкәләрне колачлаган "кейс"ларны чишәсе бар. Быел студентлар этник конфликт, сланц нефть алу, шәхси корал куллану мөмкинлеге, миграция кебек бүгенге көндә актуаль булган темаларга «кейс»лар чиште.



Без проблемаларның чишелешен эзләп "алтын урталык"ны табырга булдык. Мәсәлән, шул ук нефть чыгарып экологияне дә саклап калу, ил икътисадына да зыян китермәү юлларын булдырдык. Студентлар өчен корал куллану һәм миграция проблемалары аеруча да кызык булды, - диде Евгений Миронов.

Яшьләр унике көнлек дәресләрдән әле дә "айный" алмыйча йөри. Күбесенең биредә танышкан яңа дуслары белән аерылышасы килми.
- Университетта халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнәм. Шуңа да ил дәрәҗәсендәге зур җитәкчеләрнең безнең алда чыгыш ясавы, аларның аудитория каршында үз-үзен тотышы кызык иде. Бу бик зур тәҗрибә булды. Без биредә төрле илләрдән, төрле милләт вәкилләре җыелдык. Уртак тел табу, барысы белән дә инглиз телендә генә аралашу авыррак бирелде. Әле бит уртак проектлар өстендә дә эшләргә кирәк. Ләкин нәкъ менә шул авырлыклар безне ныгытты да инде, - диде Казан Федераль университетының, дүртенче курс студенты Аня Рыбакова.



КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының беренче курс магистры Динара Фәезханова Кадрлар резервы проекты финалисты. "Җәйге кампус" турында күптәннән ишетеп белә икән инде.
Кампус безгә инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшереп карауның да бер ысулы булды. Иң истә калганы ул, әлбәттә, "кейс"лар чишү. Проектларыбызга үз белемебезне, көчебезне тамчысынча салдык дияргә була. Биредә мин әле команда белән эшләргә өйрәндем. Тормышта без хәрберебез лидер инде, ләкин бергә эшли белү безне тагын да зуррак максатларга ирешергә ярдәм итә, - диде Динара.

Алексей Рыбалкин Кампуска Мәскәүдән үк килгән. Аларның проекты быел иң яхшысы дип табылды. Командага Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә белем алу өчен егерме процентлы ташлама һәм 2017 елда Гайдар форумында катнашу мөмкинлеге бирелде.
- Моңарчы ничә проектта катнаштым, ләкин "Җәйге кампус" кебек иң истә калырдае, иң авыры булмады. Бу чыннан да зур эш, акыл көче сорый торган югары дәрәҗәдәге проект. Минем өчен биредә төрле реклама оешмаларының креатив директорлары белән турыдан-туры аралашу да зур тәҗрибә булды. Мин шул юнәлештә белем алам. Татарстанда беренче тапкыр, Казан чын мәгънәсендә матур шәһәр. Эшләр өчен әлегә Мәскәүне сайласам да, Татарстанда да шәхси үсешкә зур мөмкинлек булуына шигем юк, - диде ул.

Татарстан егете Илфат Вәлиев үз сүзен туры, курыкмыйча әйтүче яшьләрнең берсе буларак истә калды.
- Кампуста актив яшьләр, югары дәрәҗәдәге спикерлар булу да үзеңне үстерә. Безнең университетта гадәттә, укытучы сөйләгәндә, студентлар йоклап утыра. Ә монда килгән спикерларны көн дәвамында бер туктамый тыңларга әзер мин. Алар кызыклы мәгълүматлары белән аудиторияне тота белә. Кампус мине сабыр булырга өйрәтте. Идарә итү эшендә нәтиҗәләр тиз генә күренми, аны көтә белергә кирәк. Президент командасына эләксәм милләт мәсьәләләрен кайгыртыр идем. Планнар күп, ләкин алдан сөйләргә яратмыйм мин, - диде Илфат.

Ябылу тантанасында шулай ук Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм АКИГ оешмасының Күзәтчелек советы рәисе Виктор Толмачев катнашты.
"Җәйге кампус" бу студентлар өчен ишекләрен япты, ләкин анда алган белем яшьләргә гомер буена үз юлын табарга маяк булып торачак дип ышана оештыручылар. Илдар Халиков студентларның биредәге проектлары дәүләт дәрәҗәсендә чагылыш табачагын белдерде. Ә Иван Федотов кампус аша узган яшьләрнең автомат рәвештә республика, илкүләм кадрлар резервына эләгәчәген әйтте. Алдагы елларда да студентлар санын шулай ук калдырачаклар.

- Кампус - массакүләм продукт түгел. Бу яхшылардан иң яхшылары белән алып барыла торган эш, катнашучылар санын арттырмаячакбыз. Безгә сыйфат мөһимрәк. 40 мең гариза булса да, кампуста барыбер 220 кеше генә булачак, - диде Иван Федотов.

Александр Сидякин (Татарстанның Дәүләт советы депутаты):
«Җәйге кампус» Татарстанда интеллектуаль, алдынгы карашлы яшьләр төркемен тәрбияләүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Без аларны тәрбияләп кенә калмыйбыз, республикада яшьләргә үсеш мөмкинлеге дә бирәбез. Татарстанда иллегә якын җитештерү тармагы эшли, ун дүрт ресурс үзәк, IT-парк, "Алабуга" махсус икътисади зонасы бар. Ел саен әлеге тармаклар 110-120 миллиард сум табыш китерә. Төбәкнең яшьләр белән эшләве алдынгы карашлы яшьләрнең читкә китүенә юл куймый, бу исә республика үсешенә бер адым. Татарстанның 2030 елга стратегик үсеше дә нәкъ менә кеше капиталын үстерүгә юнәлтелгән. Кампуслар шуңа ярдәм итә дә инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading