16+

Илдар Ягъфәров: «Үзешчәнлеккә каршы көрәшәбез, аны туктатырга вакыт: кино төшерәсең икән, профессиональ дәрәҗәдә төшер!»

Татарстан кинематографистлары берлегенә яңа исемнәр өстәлде - сценарист Анна Белоброва, продюсер Азат Ганиев, драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Сергей Киатров («Татармульт­фильм»), сценаристлар Денис Осокин һәм Айсылу Хафизова, продюсер Миләүшә Айтуганова, оператор Алексей Матросов. Шул рәвешле, берлекнең яңа әгъзалары саны 50гә җитте. Әле 2015 ел азагында гына берлектә 39 кеше исәпләнгән. Татарстан...

Илдар Ягъфәров: «Үзешчәнлеккә каршы көрәшәбез, аны туктатырга вакыт: кино төшерәсең икән, профессиональ дәрәҗәдә төшер!»

Татарстан кинематографистлары берлегенә яңа исемнәр өстәлде - сценарист Анна Белоброва, продюсер Азат Ганиев, драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Сергей Киатров («Татармульт­фильм»), сценаристлар Денис Осокин һәм Айсылу Хафизова, продюсер Миләүшә Айтуганова, оператор Алексей Матросов. Шул рәвешле, берлекнең яңа әгъзалары саны 50гә җитте. Әле 2015 ел азагында гына берлектә 39 кеше исәпләнгән. Татарстан...

Татарстан кинематографистлары берлегенә яңа исемнәр өстәлде - сценарист Анна Белоброва, продюсер Азат Ганиев, драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Сергей Киатров («Татармульт­фильм»), сценаристлар Денис Осокин һәм Айсылу Хафизова, продюсер Миләүшә Айтуганова, оператор Алексей Матросов. Шул рәвешле, берлекнең яңа әгъзалары саны 50гә җитте. Әле 2015 ел азагында гына берлектә 39 кеше исәпләнгән.

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә белдергәнчә, максат - берлекне «яшәртү», аны профессиональ кино белгечләре белән баету.

- Профессиональ режиссерлар, операторлар бар, әмма алар гына җитәрлек түгел, берлектә төрле юнәлештәге профессионаллар булырга тиеш. Бу беренче бурыч иде. Ул яртысына кадәр диярлек үтәлде - ярты елда 11 кешене кабул иттек. Бу шактый күп. Мәскәү безгә бу мәсьәләдә теләктәш булды. Чиратта тагын 25-30лап кеше берлеккә керергә, ә без аларны кабул итәргә әзер. Ел азагына кадәр моны эшләрбез, - диде ул.

Илдар Ягъфәров Казанда гына түгел, башка территориядә дә милли мәдәнияткә хезмәт итүче шәхесләр булуын, аларны да җәлеп итү зарурлыгын билгеләп узды.
- Язучылар, рәссамнар берлекләре дә шулай эшли. Без координатларны киңәйтергә телибез. Телевидениедә кино сәнгате белән шөгыльләнүчеләр өчен дә ишекләрне ачарга кирәк. Моңарчы үзара гына берничә кеше җыелып сөйләшә иде дә таралыша иде. Кызганычка, озак еллар шулай дәвам итте. Берлек хакимият органнары белән бергә эшләргә, иҗади эшчәнлектән тыш, предприятиеләргә дә үтеп керергә тиеш. Безгә төрле юнәлешләрдә фильмнар төшерергә кирәк. Иҗади фильмнарда гына төртелеп калыр­га ярамый. Коммерцияле фильмнар да, шул ук төрле завод презентацияләрен дә төшерә алабыз. Акча эшләргә өйрәнү зарур. Акча булмаса, ничек кенә тырмашсаң да, җитди мөнәсәбәт булмаячак. Берлекне, үз хезмәтен куеп, коммерция юлы белән акча эшләү рельсына кертәсе килә, - дип билгеләп узды рәис.

Профессиональ эшчәнлеккә килгәндә, милли кинематография үзешчәнлектә тоткарланып калды дип саный берлек рәисе.
- Күп кенә кешеләр кино төшерә дә аны нәфис фильм дип атый. Билгеле, бу өлкәдә белемлерәк кешеләр моңа борчыла. Безгә сценарий язудан башлап, кино төшерүгә кадәр профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә кирәк. Үзешчәнлеккә каршы көрәшәбез, аны туктатырга вакыт. Кино төшерәсең икән, яхшы камералар кулланып, профессиональ дәрәҗәдә төшер, - диде Илдар Ягъфәров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading