Ирек Зиннуров мельдоний белән бәйле туган шау-шу турында: «Мин моны безнең спортчыларга, Россиягә каршы үткәрелүче пычрак сәясәт дип саныйм»
Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 22 майда республиканың алты сайлау округында Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау үткәрәчәк. Депутатлыкка кандидатлар (бердәмроссиялеләр һәм бер партиядә дә әгъза булып тормаучы үз-үзләрен күрсәтүчеләр) документларын "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең (Казан, Горький урамы,9) оештыру комитетына әле 10 апрельгә кадәр тапшыра ала. Уналты кандидат теркәлгән инде. Алар арасында хәзерге депутатлар: Марат Бариев, Евгений Гришин, Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин, Айрат Хәйруллин, Валентин Чайка да бар. Исемлек белән www.pg.ru сайтында танышырга мөмкин. Кандидатлар 21 яшьтән өлкәнрәк, хөкем ителмәгән булырга тиеш. Чит илләрдә финанс активлары булмавы да катгый шарт итеп куелган.
Татарстанның хезмәт, мәшгъүллек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән Россиянең атказанган спорт мастеры, "Синтез" ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров та Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан сайлап карау чарасына документларын тапшырдылар.
- Илебездәге икътисади катлаулы чорда адреслы социаль яклау гаять мөһим. Мохтаҗлар ярдәм акчасын төп-төгәл алырга тиеш. Социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрер идем,- ди Эльмира Зарипова.
Олимпия чемпионы Ирек Зиннуров балаларны, яшь буынны тәрбияләүне төп эшчәнлек юнәлеше булачагын әйтте.
- Балалар һәр гаиләдә үсә. Илебезнең дә, үзебезнең дә имин киләчәгебез шул балаларны ничек тәрбияләвебезгә бәйле,- диде Ирек Зиннуров. Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы тудырган шау-шуга мөнәсәбәтен белдереп, Олимпия чемпионы Зиннуров:"Мин моны безнең спортчыларга, Россиягә каршы үткәрелүче пычрак сәясәт дип саныйм",- диде .
Татарстанда 22 майда Дәүләт Думасына алдан сайлап карауда тавыш бирү чарасында теләге булган һәр кеше катнаша ала. Тавышыңны үзең лаеклы дип санаган берничә кандидатка бирергә рөхсәт. Рәсми рәвештә узачак 18 сентябрьдәге сайлауларда исә, үз сайлау участогыңдагы депутатлыкка кандидатлар исемлегеннән бары тик бер генә кешегә тавыш бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар