Изгелек җирдә ятмас

Мин кергәндә Ләйлә ханым эш өстәлен тутырып кәнфит, печенье ише тәм-томнарны җәеп салган иде. Юк-юк, чәйләп утыруы түгел. Киресенчә, чәй эчү түгел, хәтта күрше бүлмәгә чыгып керергә дә вакыты юк чагына туры килдем. Кечкенә капчыкларга саный-саный күчтәнәч тутырып ятуы. Актүбә картлар йортына концерт белән барырга җыенганнар икән дә: «Ничек инде...
Рәхмәт яугыры, «Чатыртау» сәүдә үзәге директоры Руслан Әсләм улы Шакиров: «Берничә хатын-кыз килегез дә, кибеттән нәрсә аласыгыз килә, барысын да җыегыз», - дигән. Исәпләве буенча, бер генә кеше дә өлешсез, күчтәнәчсез калырга тиеш түгел. Ләйлә Карамованың (рәсемдә уртада) Актүбә инвалидлар җәмгыяте рәисе булып эшли башлавына нибары бер ел. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә дә инвалидларның күңелләренә ачкыч табарга, аларның серләре сыярлык үз кеше булырга өлгергән.
- Кайберләре, йомышлары төшеп, төн уртасында да шалтырата кайчагында. Сүзем юк, кеше сиңа ышана икән, бу миңа нәрсәгә караганда да кыйммәтрәк, - ди ул. Актүбә бистәсе җитәкчесе Роза Алмаз кызы Галиева белән бергәләп, Гагарин исемендәге мәдәният йортында эшмәкәрләр, җитәкчеләр катнашында, «Шәфкатьлелек марафоны» да үткәргәннәр. Барлыгы 44 мең сумга якын акча кергән. Роза Алмаз кызы белән янә киңәшләшкәннән соң, әлеге акчаны мохтаҗларга, авыру балаларга бүлеп бирергә булганнар. 14 мең тирәсе Инвалидлар җәмгыяте файдасына да калган әле. Әлеге эш белән канатланган Ләйлә ханым «Хәйрия» ансамбле дә оештырып җибәрә. Бусын да авыр язмышка дучар булганнарның азмы-күпме күңелләрен күтәрер, тоташ «соры» булып тоелган көннәренә ямь бирер өчен эшли ул. Ә бит араларында Башкортстан ягыннан күченеп кайткан ирле-хатынлы Гүзәл Ильясова белән Валера Зиннәтуллин, Илдус Кашапов, Гөлнара Хәбибуллина, Зөлфия Әхмәдишина кебек баян, курай, думбра, сыбызгы кебек 9-10ар уен коралында уйнаучылар да, җырга һәвәсләр дә юк түгел. Һәркайсы талант иясе. Шулай барлый торгач, 9 кешелек төркем туплана. Араларында төрлесе бар. Күрмәүчеләрен сәхнәгә җитәкләп чыгаралар, җитәкләп алып кереп китәләр. Укытучылар, бакча хезмәткәрләре бик теләп ярдәмгә килә үзләренә.
- Нәфисә Хәсәншинага үзем ияреп чыгам. Тотып тормасаң, башы артка китә. Ә сез аның ничек итеп җырлаганын белсәгез икән?! Баянчыбыз Мәгъсүт Ибраһимов та профессионаллардан ким түгел, - ди Ләйлә ханым, үзенең артистлары белән горурланып.
Концертлар белән Азнакай районы авылларында йөреп чыкканнан соң, Лениногорск шәһәрендә, Бөгелмә районының Кодаш, Әлмәт районының Тайсуган һәм Бишмунча авылларында, Мөслим районының картлар йортында, Тугаш һәм Олы Чакмак кебек авылларында да булганнар. Барлыгы 30га якын концерт куелган. Моның түләүсез, хәйрия концертлары булуын да ассызыклау кирәктер. Әле күптән түгел генә, «Азнакайнефть» идарәсе ярдәме белән аппаратура да алгач, эшләре гомумән хутка киткән.
- Шәхсән үзем өчен иң авыр концерт Яңа Карамалыда булды. Чөнки бер көнне әнкәемнең 40ын үткәрдек, икенче көнне концерт булды, - ди ул.
Шуңа күрә әлеге чыгышларын «Әнкәм истәлегенә» дип атыйлар да. Концертны тоташтырып торган канва кебек, кич буе Ләйлә ханымның үзе язган шигырьләре яңгырый.
Җыр-моңга тартылган инвалидларын читтән килгән концертлардан да калдырмый Ләйлә Миргалим кызы. Данир Сабиров, Ринат Рәхмәтуллин концертларына да чарасын-әмәлен табып, рәт тутырып алып барып утырта үзләрен. Әле менә инвалидлар өчен генә дип Фирдүс Тямаев киләчәк ди. Инвалидларын «Шәһри Казан» газетасына яздыруны да, һич авырыксынмыйча, үз өстенә алды Ләйлә ханым. Аның турында язуымның төп сәбәбе дә әле бу түгел. Мине иң гаҗәпкә калдырганы - Ләйлә ханымның инвалидлар җәмгыятенә үзе теләп, үз инициативасы белән килүе булды. Баксаң, моңа җитди сәбәпләр дә булган икән. Чөнки үзенең дә 22 яшьлек улы инвалид. Аларның проблемаларын кешедән сорыйсы түгел.
- Концертлардан соң, менә аз булса да сезгә күчтәнәч дип, сәхнә артына менүчеләр дә була. Ихластан эшләгәннәре күренеп тора. Кеше хакына бервакытта да кызыкканым булмады. Мин аларны барысының күз алдында шунда ук бүлеп бирәм. Безнең участокта 630лап инвалид бар. Алар өчен эшлисе дә эшлисе әле. Бистә җитәкчесе Роза Алмазовна да ярдәменнән ташламый. Кайчагында төрле чараларга 30ар кеше чыгып китәбез. Автобус белән дә проблема булганы юк. «Спутник» такси җәмгыяте җитәкчесе Рамил Рәис улы Шәйхелисламов, бернинди хатсыз-нисез, 10-11 мәртәбә машина бирде. Безгә ярдәм иткән башка эшмәкәрләрнең дә эшләре уң булсын, дип телибез. «Кызылъяр» кибетләре челтәренең директоры Сирень Шәмгун улы Хафизов, 3 инвалидыбызны Әлмәтнең иң затлы кибетенә алып барып, һәрберсен 20шәр меңгә киендереп кайтарды, бер инвалидның өен ремонтларга ярдәм итте. Ничек рәхмәтле булмыйсың аларга, - ди Ләйлә ханым.
Кечелек итсәң, олылык табарсың, дибез. Шундый ихлас кешеләрне күргәч, моңа кабат- кабат инанасың. Ләйлә ханым үзе дә шуларның берсе ләбаса!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.9000
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.14901
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...107602
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.37500
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...273107
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.302217
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.34801
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.54000
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.63200
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.98101
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.174802
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.240753
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!168604
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.42403
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.187401
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.635701
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су басканКазанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.14801
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.9000
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.67901
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.157400
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.237701
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.212003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика