Өйдә яки фатирда җыештыру үткәргәндә, кайчакларда, инде күптән онытылган әйберләргә юлыгабыз.
Мин дә китаплар арасыннан кәгазь акча таптым... Казан акчасын!
Хәтерлисез булыр, Россия халкы 2016 елда яңа басылачак 200 сумлык һәм 2 мең сумлык кәгазь акчага үзләренең шәһәрләре күренешенә тавыш бирүдә катнашкан иде. Татарстанлылар да 200 сумлык акчага Казан Кремле һәм Казан федераль университеты күренешләрен тәкъдим итте.
200 сумлык акчаның макет-сурәте Казан Кремлендә, Кремль яр буенда, Горький паркында һәм “Әкият” курчак театры каршындагы скверда торды. Казанлылар да һәм килгән кешеләр дә акча янәшәсендә фоторәсемнәргә төште. Кызганыч, безнең өмет-хыяллар фоторәсемнәргә төшү белән генә чикләнде. Тавыш бирүдә өченче урында калдык. 2000 мең сумлыкта Ерак Көнчыгыш (Владивосток), ә 200 сумлыкта Кырым ярымутравы (Севастополь) күренеше җиңде.
Яңа акчаны кибетләрдә кабул итмәсәләр, Роспотребнадзорга шикаять китерү мөмкинлеге турында да искәртелде, хәтта. Шөкер, сәүдә челтәрләрендә яңа акчаны кабул итмәү очраклары күзәтелмәде. Кулга эләккән 2000 мең сумлык һәм 200 сумлык яңа акчаны “сувенир” сыйфатында саклап та тордым әле. Хәзер инде алар гадәти акчага әверелде.
Россия акчасында үзеңнең шәһәр күренеше булу ул – горурлык хисе дә һәм гаять тә колачлы реклама да. Миндә мәсәлән, 2000 сумлык акчаны тотканда – Владивостокка, ә 200 сумлык акчаны тотканда Севастопольгә барасы килү теләге кузгала. Илкүләм, хәтта ки, халыкара әйләнештәге Россия акчасында Казан Кремле һәм Герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле торса, Татарстан һәм Казан өчен нинди “магнитлы реклама” булыр иде, мәгәр.
Россиядә 25 сумлык кәгазь акча юк, ә СССР чорында 25 сумлык кәгазь акча йөрештә иде. Менә шул 25 сум кәгазь акчаны кабат әйләнешкә кайтару һәм аңа Казан күренешен төшерү башлангычы белән чыгарга кирәк безгә.
Сөенечле хәбәр: Россия Үзәк банкы 16 октябрьдә хәбәр иткәнчә, Казан Кремле территориясендәге Сөембикә манарасы күренеше камилләштерелгән 1000 сумлык банкнотның икенче ягына урнаштырылды.
Эксперт сүзе
Илдар Галиев, Югары икътисад мәктәбе укытучысы, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең халыкара департаменты җитәкчесе:
– Россия банкнотларында Казанның танылган образлары урнаштырылса әгәр, моны гаять тә әһәмиятле вакыйга булыр иде, дип саныйм. Бу гамәл олы символны гәүдәләндерер иде. Тарихтан мәгълүм булганча, руслар белән бергә татарлар да Россия дәүләтчелеген барлыкка китерүдә катнашкан, Россиянең уртак язмышын бүлешкән. Казанны Ислам дөньясында танып беләләр. Татарстанда, мөселман мәдәниятенә хас булганча, халыкларның һәм диннәрнең үзара дус-тату яшәве, илнең тышкы сәясәте курсына тәңгәл килә. Шушы вазгыятьтә Казан күренешеләренең Россия акчасында бастырылуы урынлы да һәм лаеклы да булыр иде.
Комментарийлар