16+

Казанда мохтаҗ гаиләләр өчен кибет ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рамазан ае якынлашкан көннәрдә "Зәкят" фонды, "Татарстан Республикасы вакыф" фонды белән берлектә, Казанның Тукай урамы, 3 нче йортта урнашкан бинада мохтаҗлар өчен хәйрия кибете ачты.

 Казанда мохтаҗ гаиләләр өчен кибет ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рамазан ае якынлашкан көннәрдә "Зәкят" фонды, "Татарстан Республикасы вакыф" фонды белән берлектә, Казанның Тукай урамы, 3 нче йортта урнашкан бинада мохтаҗлар өчен хәйрия кибете ачты.

"Зәкят" фонды хезмәткәре Майя Борһанова сүзләренчә, бирегә теләгән һәр кешегә үзеннән арткан кием-салым, табак-савыты, урын-җир кирәк-яраклары, уенчыклар китерергә мөмкин. Фонд хезмәткәрләре аларны карап ала, элгечләргә, киштәләргә урнаштыра. Күп балалы, аз керемле гаиләләр, өлкән яшьтәге мохтаҗ кешеләр кибеттән үзләренә ошаган әйберне алып китә ала.


- Без бу эш белән ике еллап шөгыльләнәбез. Әмма киемнәрне складка куеп барырга туры килде. "Вакыф" фонды хәзер безгә астагы каттан бер урын бүлеп бирде. Кибет эш көннәрендә сәгать иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшли, - ди ул.
"Зәкят" фонды җитәкчесе урынбасары Илнур Әлмәтов сүзләренчә, әлеге кибет күп кешеләрдә кызыксыну уятачак.



- Аллага шөкер, матди хәле яхшы булганнар арабызда күп. Шул ук вакытта мохтаҗларның саны да артып тора. Безгә китерелгән кием җыелып ятмый, аларны сораучылар бар. Бигрәк тә ир-атлар киемнәрен сорап килүчеләр күп. Ислам динендә исраф дигән нәрсә дә бар бит әле. Киярлек хәлдә булган киемнәрне чүплеккә чыгарып ыргыту, мичтә ягу ул - сарыф. Сиңа кирәкмәгән әйбернең башка кешегә кирәге чыгуы бар. Изгелек искермәс тә, тузмас та, диләр. Башкаларга ярдәм итеп, әҗер-саваплы булыйк, - ди Илнур хәзрәт.



«Вакыф» фондының генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин якын киләчәктә мондый кибетләрне Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә дә ачарга ниятләүләрен әйтә. Казан үзәгендә тиздән "Зәкят" йорты да барлыкка киләчәк икән.



- 1500 квадрат метрлы әлеге зур бинаның беренче катында социаль ашханә эшләр дип көтелә. Анда киемнәр, төзү материаллары, көнкүреш техникасы сатыла торган аерым-аерым хәйрия кибетләре дә ачылачак. Әлеге социаль проектларны башкарып чыгуда без эшмәкәрләр, зур компанияләр җитәкчеләре ярдәменә таянабыз, - ди ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading