16+

Көндәлек киемдә милли рух: яшь дизайнер Мира Рахматның кибете ачылды

Шимбә көнне Казанда яшь, сәләтле дизайнер Мира Рәхмәтнең «Сoncept-buro» дигән милли киемнәр кибете ачылды. Кибетнең исеме француз теленнән алынса да, анда татар рухы хөкем сөрә. Мира - көндәлек киемнәргә милли рух сеңдерүче.

Көндәлек киемдә милли рух: яшь дизайнер Мира Рахматның кибете ачылды

Шимбә көнне Казанда яшь, сәләтле дизайнер Мира Рәхмәтнең «Сoncept-buro» дигән милли киемнәр кибете ачылды. Кибетнең исеме француз теленнән алынса да, анда татар рухы хөкем сөрә. Мира - көндәлек киемнәргә милли рух сеңдерүче.

Б у юлы гүзәл кыз күкрәгендә милли орнамент чигелгән заманча топ һәм татар читекләре кигән иде. Мира зәңгәр төсне өстен күрә, кулыннан килсә, бөтен кешене шул төстән киендерер иде. Быелгы коллекция­сендә дә зәңгәргә басым ясаган.
Уфада туып-үскән кызның татар милләтенә булган мәхәббәте иҗатында да чагыла. Конструктор-модельер һөнәрен Уфада үзләштерә, ә киемнәргә заманча милли сулыш өрү идеясе Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелгән «Aurora Fashion Week» атналыгында килә. Кызның бу омтылышын дөньякүләм танылган дизайнерлар да хуплаган.

Милли кием дигәч тә, Мираның киемнәре калфак һәм түбәтәйләрдән генә тормый. Ул XX гасырда барлыкка килгән «casual» (көндәлек кием) стилендә иҗат итә. Мәсәлән, джинса чалбарга татар орнаменты, ә гади бер күлмәккә бала итәк тегеп, аны зәвыклы әйбергә әйләндерә дә куя.

- Бу ачылышка бөтен коллекция, күп дигәндә, ике атна дәвамында эшләнелде, орнаментларын уйлап табу өчен күбрәк вакыт киткәндер. Бу юлы нинди дә булса тематикага тукталмадым. Татар бизәкләре чигелгән күлмәкләр дә, җылы кофталар да, джемперлар да әзерләдем. Бу үзенчә бер эксперимент: казанлылар киемнәремнең кайсысын үз итәр икән? - ди Мира.
Аннары ул шул юнәлешкә күбрәк игътибар бирер­гә ниятли.
Сүз уңаеннан, аның киемнәрен шактый танылган яшь­ләр үз итә. Мираның иҗатын киң җәмәгатьчелеккә, беренчеләрдән булып, «Яшьләр онлайн» тапшыруы алып баручысы Венера Иванова чыгара. Татар яшьләре лидеры Тәбрис Яруллин, «Татарстан» радиосы корреспонденты Гөлнара Нурмөхәммәтова, «Мәдәният дөньясында» тапшыруы алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова кебек милли җанлы яшьләрне ул киендерә.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading