Быел «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале финалына 72 кеше узган.
Бу көннәрдә алар Казанда мастер-классларда катнаша – экспертлар җитәкчелегендә телевидение, басма журналистика, радио, SMM, PR һәм башка юнәлешләр буенча белем туплый. Ә инде июнь аенда Гран-при ияләре билгеле булачак.
Быел «Алтын каләм»гә Татарстанның 24 районыннан барлыгы 308 гариза алынган.
- Бу һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим проект. Бездә санны арттыру түгел, сыйфатка күбрәк игътибар бирү теләге көчле. Быел фестиваль берникадәр үзгәреш кичерде, ул озаграк дәвам итә. Бу вакыт сезгә бу юнәлеш кызыклымы, тормышыгызда кирәкме икәнен ачыклау өчен бирелә. Күпләр үзенә нәтиҗә ясар дип уйлыйм. Бу һөнәргә гомер буе тугрылык сакларга, моның белән шөгыльләнергә әзерләр безнең белән калачак, - диде республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев финалистларны сәламләп.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков фестиваль кысаларында күп еллар дәвамында төрле юнәлешләр буенча журналистика өлкәсе өчен яшь кадрлар үстерелүен ассызыклады.
- Фестивальдә катнашу – белемегезне, компетенция дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль һәм яхшы мөмкинлек. Сез бер-берегез белән танышырсыз, күп белем һәм яхшы тормыш тәҗрибәсе алырсыз дип ышанам, - диде ул.
«Алтын каләм»нең «әнисе» дип аталырга хаклы, 1996 елда беренче фестивальне оештыруда катнашкан, аның жюри рәисе булган Римма Ратникова республикада яшьләр медияләренә ихтыяҗ бик көчле булуын билгеләде.
- Фестиваль 28 ел дәвамында ихтыяҗлы булып кала. Журналистика белән кызыксынучы һәм үзен шушы һөнәргә багышларга әзер яшьләр һәрчак бар. Бу бик мавыктыргыч һөнәр. Сәяхәткә бару, атаклы кешеләр белән аралашу, үзеңне таныту мөмкинлекләре бирелә. Журналистика танылу өчен дә иң кыска юл. Z буынына үз-үзен күрсәтү бик мөһим икәнен яхшы беләбез. Әмма журналистика ул – зур җаваплылык та икәнен онытмаска кирәк. Журналист беренчеләрдән булып хәбәрләрне ишетә, әмма ул мәгълүматны дөрес туплый, анализлый, аны кешеләргә җиткерә белергә тиеш. Чөнки ул иҗтимагый үзаң формалаштыру өчен җавап бирә. Фестиваль нәкъ шуларны аңлату өчен барлыкка килде дә, - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә бүгенге ңурналистка куелган таләпләрнең элеккеге белән чагыштырып булмаслык икәненә басым ясады.
- Журналистлар һәрвакыт кирәк. Әмма хәзер элекке чор белән чагыштырга бераз башка журналистлар таләп ителә. Төп әйберләрнең берсе – аралаша белү, мәгълүмат белән эшләү һәм социаль челтәрләрдә үзеңне позицияләү, үзеңне күрсәтү. Хезмәткәрне эшкә алганда, без, беренче чиратта, аның социаль челтәрдәге битен ачабыз һәм анда үзен ничек күрсәтүен, тормышка карашын күзәтәбез, - диде Шамил Садыйков.
Комментарийлар