16+

Кытай белән хезмәттәшлектә атларга түгел, ә йөгерергә кирәк

Казанда 7-8 сентябрьләрдә “РОСТКИ: Россия-Кытай” халыкара икътисад форумы булып узды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге чарага йомгак ясалды.

Кытай белән хезмәттәшлектә атларга түгел, ә йөгерергә кирәк

Казанда 7-8 сентябрьләрдә “РОСТКИ: Россия-Кытай” халыкара икътисад форумы булып узды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге чарага йомгак ясалды.

— Форум бик уңышлы узды, эчтәлеге бай иде, хезмәттәшлек килешүләре кабул ителде. Кытайдан 500 кешелек делегация катнашты. Алар:”Казанда үзебезне өйдәге кебек хис иттек”,-диделәр. Форумны үткәргәннәре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт! Рөстәм Миңнеханов икенче форумны 2024 елның 14-15 ноябрьләрендә үткәрергә тәкъдим итте. Алда торган форум да төрле тармаклардагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәр,- диде Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина форумны оештыруда федераль үзәкнең дә ярдәме зур булганлыгын искәртте.
 —Башта 3 мең катнашучы булыр, дип уйланылган иде, нәтиҗәдә, форумда 7 мең кеше катнашты. Россиянең 58 төбәгеннән килделәр. Кытайның 19 правинциясе вәкилләре катнашында 40 секция утырышы булды. Кытайлар хезмәттәшлеккә ашкынып тора. Казанда 2024 елның октябренә БРИКС утырышы билгеләнгән. Көнчыгыш икътисад форумы (ВЭФ) да Кытай белән хезмәттәшлекне җанландыруга этәрәчәк. Казанда Кытайның виза үзәге ачылачак,- диде Талия Минуллина. 

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов әйткәнчә, форум кысаларында эшләгән Россия, Белоруссия һәм Кытай күргәзмәләрендә предприятиеләр үзләренең продукциясен тәкъдим иткән, үзара хезмәттәшлек килешүләре дә төзелгән. Республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова сүзләренә караганда, кытайларда татар халкының мәдәнияте кызыксыну тудырган.  Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимурхан Алишев:”Форумда яшьләр темасы көчле булды. Татар белән кытай сәнгатенең охшашлыгы  әйтелде. Казанда белем алучы Кытай студентлары пролетариат юлбашчысы Владимир Ленинның музейларында булалар”,-диде. 

— Кытайлар бик актив, ә менә безнең эшкуарлар форумда сүлпәнрәк булды әле. Кытай эшли белән, безгә алардан өйрәнергә кирәк,-диде Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.

Фикерләрне йомгаклаганда Сян Бо:”Акыл иясе:”Озын юлны узар өчен беренче адымны ясарга кирәк”,-дигән. Без беренче адымны ясадык, икенче форум тагын да уңышлырак булсын, үсешкә этәрсен”,-диде. Бу сүзләргә ишәрә ясап, Шамил Агеев:”Без инде адымнарны узган елларда ук ясадык. Хәзер инде Кытай белән хезмәттәшлектә атларга түгел, ә йөгерергә кирәк”,-диде.

ЭКСПЕРТ СҮЗЕ:

Реклама

Тимур Халиков,

 Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы табигый монополия субъектларының эшчәнлеге мәсьәләсендә кулланучыларның тармакара советы рәисе:

 —Чит ил товарларына алмаш булдыру -ул сәнәгатьтәге бер бурыч кына. Татарстандагы эре предприятиеләр хәзер үзләренең алдына олырак максатларны куйды. Алар технологияләрне камилләштереп, эчке резервларны барлап һәм туплап җитештерү куәтләрен арттыру белән бик җитди шөгыльләнәләр. Чит ил товарларына алмаш булдыру гына түгел, ә бөтенләй яңа продукцияләр чыгаруны җайга салу турында уйланыла. Беренче чиратта эчке базарны һәм кулланучылар ихтыяҗларын тәэмин итү күздә тотыла. Илнең бүгенге көненә һәм якын елларга товар иминлеге тудыру – мөһим бурыч.

 Халыкара икътисади форумнар алар үзләренең ролен үти. Ләкин, хезмәттәшлек ул һәрвакыт гамәлдә. Кытай Халык Республикасы белән автомобильләр төзелеше буенча хезмәттәшлек бар. Чит ил компанияләре белән уртак предприятиеләрнең республикага уңай йогынтысын һәм файдасын беркадәр вакыттан соң күрә башларбыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading