...Күп катлы йортта яшәүчеләр йокыга талган. Бер генә балконда ут яна. Александраның егылуыннан соң 15 минут үткәч, ут сүнә. Бу фаҗиганең мизгел эчендә килеп чыгуын аерымачык аңлап була. Кыз артында ике кешенең шәүләсе шәйләнә, алар балконда йөренә, түбәнгә карап нидер күрергә тырыша. Һәлак булган кыз белән фатирда бергә булган шаһитлар Александра балконнан үзе сикерде, дип бара.
Тикшерүчеләр беренчел фаразлар да җиткерә. Янәсе, кыз җавапсыз мәхәббәте аркасында шундый адымга барган. Видеога килгәндә, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаразлавынча, фатирда булган ике ир аны тотып калырга тырышкан, әмма кыз аларны тыңламаган.
"Аны үтергәннәр" - Людмила Владимировна, сезнең ничә балагыз бар?
- Алты балам иде, хәзер бишәү калды, - дип җавап бирә кызы һәлак булган хатын журналистлар белән булган әңгәмәдә.
Александраның әнисе кызының үз-үзенә кул салуына ышанмый. Һәлак булган кызның гаиләсе Алабугадан ерак түгел бер авылда яши. Кыз күптән инде туган йортыннан киткән, башта шәһәрдәге медицина көллиятендә укыган. Аннары җирле балалар поликлиникасына эшкә урнаша, анда бер ел эшли. Соңгы вакытта кыз «Махеевъ» заводында хезмәт куя һәм бер елдан артык Алабугада фатир арендалап яши.
- Кызым үләсе көнне аның белән сөйләштем, ул нәрсәдәндер курка иде, сизенеп, аны өйгә кайтырга үгетләдем. Начар уйларым турында да әйттем. Ләкин ул кайта алмавын, иртәнге 6га эшкә барырга кирәклеген әйтте. Минемчә, аны үтергәннәр, - ди кызның әнисе Людмила Новикова.
"Аны чиратлап көчләүләре төшерелгән видео бар, ләкин тикшерүче фикеренчә, кызым моңа үзе теләп ризалашкан"
Кызын югалткан бичара әни көчләү мизгеле төшерелгән видеоны, мөгаен, йөзләгән тапкыр карагандыр... — Кызымны тапкан кешеләр ул йөзтүбән яткан, дип шаһитлек иткәннәр. Аны балконнан аска ташлаганнар, дип уйлыйм, - ди Людмила. Шул ук вакытта Александра үлеменә ярты сәгать кала ул өлкән апасы Светланага: "Барысы да яхшы" дип хәбәр җибәрә. Ә аннары, кызның һәлак булуына берничә минут кала, Александраның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсе юкка чыга.
Людмила сүзләре буенча, кызы үз-үзенә бикләнгән кеше булган. Әни кеше кызының төшенкелеккә бирелүен күрмәгән. Моннан тыш, завод хезмәткәрләренә даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә туры килә, шул исәптән психиатрда да. Александрада бернинди проблемалар да табылмый.
Кызның үлеменнән соң, аның гаиләсе төрле банкларда миллион ярым сумлык кредитлары булуын белеп ала. Әлеге сумманың ни өчен кирәк булуы билгесез, чөнки Александра һәрчак акчасы юклыкка зарланган.
"Ул аңа янады" Фаҗига көнендә Александра күршесе Владислав һәм аның дусты Иван белән кәеф-сафа корып утыра. Өлкән апасы Светлана Сашаның соңгы вакытта күршесенә зарлануын сөйли. Беренчедән, ул аның запас ачкычларын, икенчедән, банк картасын тартып алган. Моннан тыш, Владислав Александраның паспортын урлый, ә аннары аның исеменә бер банкта кредит рәсмиләштерә. Светлана сеңлесенә полициягә гариза язарга тәкъдим итә, ләкин кыз нәрсәдәндер куркып моны эшләүдән баш тарта.
Апасы Владиславның Сашага даими рәвештә янавы турында сөйли. Александраның телефонында Владиславтан түбәндәге эчтәлектәге хәбәрләр сакланган: "Әгәр син баш тартсаң, сиңа эләгәчәк". Калган аралашу бетерелгән.
— Ул беркайчан да беркемгә дә явызлык теләмәде. Һәрвакыт барысына да ярдәм итте, ярдәмчел булды. Әгәр аны үтермәсәләр дә, үз-үзенә кул салуга китергәннәр. Ләкин аның үз-үзен үтерә алуына ышанмыйм, - ди Светлана.
— Александра әйтүенчә, Владислав аны берничә тапкыр көчләгән, бу хакта кемгәдер сөйләсә, аның белән бер-бер хәл булачагы турында да әлеге ир әйтеп куйган, - дип искә ала Лиза. Ул шулай ук видео барлыгын сөйләде, анда шул ир һәм аның дусты аны чиратлап көчлиләр һәм камерага төшерәләр.
— Тикшерүче безгә бу видеоны караганын һәм кызны көчләмиләр һәм ул аңа ошый дип әйтте, - ди Лиза.
Туганнары фикеренчә, җавапсыз мәхәббәт аркасында үз-үзенә кул салу турындагы тикшерү версиясе бернинди кысаларга да сыймый. Александраның егете булмаган.
СОҢГЫ МӘГЬЛҮМАТ! Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика Алабугада яшәүче 28 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган.
Шулай ук ир-атны шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозуда һәм порнографик материаллар таратуда гаеплиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның июнендә гаепләнүче мессенджерларның берсендә порнографик эчтәлектәге видеоязма тарата. Әлеге видео аркасында борчылып 2022 елның 1 августында яшь кыз 7 нче каттагы фатир балконыннан сикерә.
Комментарийлар
0
0
Гаепле вэхшилэр тиешле жэзасын алсалар иде
0
0