“Тархан” тарихи-мәдәни бәйгесенең җиңүчесе дип Яхъя Зарипов табылган. Быел ул Казан энергетика көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган.
Энергетик булырга әзерләнгән егет хәзер катлаулы сорауга җавап эзли – беренчел сайлаган юнәлешендә алга таба үсеш алыргамы, әллә инде тарихи юлдан китәргәме. Конкурста җиңүче һәм призерлар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институтында максатчан белем алу хокукына яулый.
“Тархан” телевизион бәйгесенең быел өченче сезоны уздырылды. Россия, Татарстан тарихын һәм төрки халыклар мәдәниятен популярлаштыруны максат итеп куйган конкурс елдан-ел күбрәк кызыксыну уята. Аның катнашучылары 200дән артык торак пунктыннан (Татарстан районнары гына түгел, Россия төбәкләреннән дә) 500гә якын мәктәп укучысы һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары булган.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты директоры, телепроект алып баручысы Раил Фәхретдинов сүзләренчә, Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган “Тархан” бәйгесе бик уңышлы. Конкурсның финалистлары – гаять сәләтле егет-кызлар, алар КФУга укырга кереп, зур кызыксыну белән белем ала.
Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, тарихчылар фәнгә генә түгел, мәдәният өлкәсенә дә, башка гуманитар юнәлешләргә дә кирәк.
- Тарихчылар республикада уздырылган күп кенә чараларга мәгънә сала. Шуңа күрә Мәдәният министрлынгы мәктәп эскәмиясеннән тарихчылар үстерү әһәмиятен яхшы аңлый. Менә мондый бәйге республикага чыннан да җитми иде. Сер түгел, ул Берече каналда барган “Умники и умницы” конкурсының аналогы. Әмма шундый бәйге нигә бездә юк дигән сорау күптән туган иде. Чөнки Татарстан тарихы вакыйгаларга, шәхесләргә бай, моны телевизион форматта татарстанлыларга да җиткерәсе килде, - ди ул.
Айрат Фәйзрахманов шулай ук финалга чыккан егет-кызларның белем дәрәҗәсе арта баруын билгеләде. Конкурска 200гә якын сорау әзерләнә, ул караучылар өчен кызыклы итеп видеорәтләр белән тәкъдим ителә. Конкурсны уйлап табучылар аны елдан-ел кызыграк итәргә тырыша.
Фото: mincult.tatarstan.ru
Комментарийлар