Туган тел көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов комиссия адында торган бурычлар турында әйтте.
– Комиссия эшли башлаган көннән алып хәйран еллар үткән булса да, боз кузгалды дип әйтә алмыйм. Зур нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәк. Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны сезнең белән берлектә бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз, – диде ул.
Марат Әхмәтов үзләренә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә милләттәшләребезгә кирәк күләмдә туган телебездә басма матбугат материаллары булуны максаты итеп куюларын ассызыклады. Газета-журналларга язылу, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе дә, укыту посбиеләре буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкарылган.
– Ул процесс дәвам итә. Бу эшне соңгы вакытта башка милләтләр буенча да эшне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Аларда бөтенләй бушлык. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар да бар. Безнең исә ресурслар да, иҗади потенциал да бар. Эш күп, һәрбер оешма белән дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр, – диде ул.
Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2 нче татар гимназиясе атап, Казанның тагын бер-ике районында шундый чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән теләген дә җиткерде.
Комментарийлар