Миллениум яңара
Миллениум күперен дә төзекләндерү эшенә керештеләр. Аның ярты ягын ремонтлау өчен нибары өч көн кирәк булды: ял көннәрендә ябылып торганнан соң, күпер кичә иртәнге 6да ачылды. Үзәктән Яңа Савин районы юнәлешендә 1900 м юлны төзекләндерүдә «Тонфриз» технологиясе кулланылган. Әлеге технологиягә Татарстан беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бу ысул белән салынган асфальтка...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Миллениум күперен дә төзекләндерү эшенә керештеләр. Аның ярты ягын ремонтлау өчен нибары өч көн кирәк булды: ял көннәрендә ябылып торганнан соң, күпер кичә иртәнге 6да ачылды. Үзәктән Яңа Савин районы юнәлешендә 1900 м юлны төзекләндерүдә «Тонфриз» технологиясе кулланылган. Әлеге технологиягә Татарстан беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бу ысул белән салынган асфальтка...
Миллениум күперен дә төзекләндерү эшенә керештеләр. Аның ярты ягын ремонтлау өчен нибары өч көн кирәк булды: ял көннәрендә ябылып торганнан соң, күпер кичә иртәнге 6да ачылды. Үзәктән Яңа Савин районы юнәлешендә 1900 м юлны төзекләндерүдә «Тонфриз» технологиясе кулланылган. Әлеге технологиягә Татарстан беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бу ысул белән салынган асфальтка 5 ел гарантия бирелә.
«Эшнең тиз башкарылуы бик мөһим. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк - без яңгыр вакытында эшләмибез. Миңа интернетта шикаятьләр бик күп килә, яңгырда салынган асфальт фотосурәтләрен җибәрәләр. Мәскәү урамында асфальтны кабат салырга мәҗбүр иттек. Бер эшләгәч, яңадан төзәтерлек булмасын иде», - дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.
Миллениумның икенче ягын киләсе ял көннәрендә төзекләндерергә уйлыйлар. Күпернең бу өлеше начаррак булу сәбәпле, әзерлек эшләре алып бару өчен, аны өлешчә ябу, төнлә автомобиль хәрәкәтенә чикләүләр кертү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар