16+

Милли ризыклар көне

Милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан Казан «Оргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең җәмәгать туклануы комбинатында Татар халык ашлары көне үткәрелде. Бу чара комбинатта Заһид Кәлимуллин директор булып эшли башлаганнан бирле уникенче мәртәбә уза.

Алдагы елларда шәһәр, республика һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулаганнар. Конкурс өчен пешерелгән ризыклар тәмле дә, матур итеп бизәлгән дә булырга тиеш. Теләгән кешегә аларның кайберләрен сатып алырга да мөмкин булды. Әлеге комбинат ашханәсендә 250 кеше эшли.

- Шәһәр ашханәләрендә ярыш оештыру күркәм гадәт. Безнең милли ризыкларыбызны башка халыклар да күрсен. Без башка милләтләрнең бәйрәмнәре алдыннан аларның ризыкларын да әзерлибез, - ди Заһид әфәнде.

23 ел гомерен комбинатта эшләүгә багышлаган Равия Ганиева әйтүенчә, конкурс оештырылган әлеге ашханәдә тугыз пешекче эшли. Һәркайсы үз эшенең остасы.

- Без бу юлы 80нән артык төрдәге милли ризык әзерләдек, - ди ул.

Күргәзмәгә куелган әйберләр арасында иң шаккатырганы - макароннан, тозлы камырдан, шикәр комыннан ясалган «Кол Шәриф» мәчете, Тукайның камырдан эшләнгән Шүрәлесе, макароннан эшләнгән чәйнек, чәчәк савытлары иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading