21 апрельдә Россия күләмендә тәүге тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кичә Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советының кече залында узган тантанада «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән традицион республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Шушында ук...
21 апрельдә Россия күләмендә тәүге тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кичә Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советының кече залында узган тантанада «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән традицион республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Шушында ук җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары да бүләкләнде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашында узды.
Әлеге бәйгеләр ТР Муниципаль берәмлекләре съезды карары нигезендә һәм ТР Президенты булышлыгы белән 2006 елдан бирле үткәрелә. Муниципаль берәмлекләр советы һәм конкурс комиссиясе рәисе Минсәгыйть Шакиров билгеләп узганча, бәйгеләр җирле үзидарә органнарының эш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән. Ул конкурсларда катнашучылар санының елдан-ел артуга, ә тәкъдим ителгән материалларның елдан-ел сыйфаты күтәрелүгә, муниципалитетларда эшнең сыйфаты яхшыруга игътибар юнәлтте. Элегрәк елларда бу бәйгеләрдә Казан, Чаллы шәһәр округлары һәм аеруча актив муниципаль районнар гына катнашып килсә, быел беренче тапкыр буларак, барлык 43 муниципаль районнан һәм ике шәһәр округыннан да заявкалар алынган. Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын да кертеп, бәйгеләргә барлыгы 120дән артык заявка килгән. Алар арасыннан 70кә якын иң яхшы эш сайлап алынган.
Редакциядән: җиңүчеләр арасында «Шәһри Казан» газетасы һәм әлеге юлларның авторы - безнең даими хәбәрчебез Айгөл Фәхретдинова да бар. Котлыйбыз!
Комментарийлар