16+

Олег Фазылҗанов: «Мин үзебезнең Балык Бистәсендә сайлыйм»

Сез сайлауга барасызмы? Нәрсә өчен сайлыйсыз? Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты: - Мин Вахитов районындагы сайлау участогында сайлыйм. Сайлау булган саен барам. Без бит намуслы булып үскән буын. Иң мөһиме: тормышыбыз начар гына булмасын. Бөтен депутатлар бердәм булып, халык өчен эшләсеннәр иде. Мәсгут Имашев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган...

Сез сайлауга барасызмы? Нәрсә өчен сайлыйсыз?

Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:

- Мин Вахитов районындагы сайлау участогында сайлыйм. Сайлау булган саен барам. Без бит намуслы булып үскән буын. Иң мөһиме: тормышыбыз начар гына булмасын. Бөтен депутатлар бердәм булып, халык өчен эшләсеннәр иде.

Мәсгут Имашев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:

- 85 яшемә кадәр бер генә сайлауны да калдырганым булмады. Бу юлы да барачакмын. Депутатлар сессияләрдә бәхәсләшсеннәр. Илдә тынычлык кына булсын. Киләчәк буынга да имин тормыш телим.

Ләлә Миңнуллина, Татарстанның халык артисты:

- Минем сайлау участогы Идел буе районына керә. Сайлау көнне өйдә ятып булмый бит инде. Мин анда үз гражданлык бурычымны үтәргә, үз сүземне әйтергә барам.

Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты:

- Мин үзебезнең Балык Бистәсе районының Чаллы авылында сайлыйм. Илебездә иминлек булсын. Халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган депутатлар килсен. Башка илләр белән тату, дус мөнәсәбәттә булырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading