70нче елларда СССР күп кенә башка дәүләтләрдән барлык кирәкле товарларны мөстәкыйль рәвештә үзе җитештерүе белән аерылып торган – ракета йөртүчеләрдән алып эчке киемгә кадәр.
1980 елга Советлар Союзы сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы күләмнәре буенча Европада – беренче, ә дөньяда, бары тик АКШтан гына калышып, икенче урынны алып торган.
Мәсәлән, без дөньядагы теләсә кайсы башка илгә караганда цементны күбрәк җитештергәнбез, ә авыл хуҗалыгы техникасы, идеаль булмаса да, дөньяның 40 иленә экспортланган. Брежнев вакытында ач идек дип әйтү бик үк дөрес түгел. Әйе, кибет киштәләреннән чиратта нәрсә юкка чыгачагын алдан әйтеп булмаган. Дефицит һәм “блат” совет кешеләренең тормыш нормасына әйләнә.
Үз фатирың Брежнев елларында совет гражданнарының реаль керемнәре бер ярым тапкырга арткан. Халык саны да 12 миллион кешегә күбәйгән. 162 миллион кеше өчен бушлай торакка чиратта тору дәвере уңышлы тәмамланган. Һәм квартплатаның гаиләнең тулаем кеременең 3 процентыннан да артмаган вакытында яшәү дә күңеллерәк була башлаган. Сүз уңаеннан, шашлык пешерергә бара торган 6 сутый җир өчен дә “рәхмәт”. Аны әти-әниләрегез Брежнев елларында алган.
Үз машинаң 1970 елда Идел автомобиль заводында “Жигули” автомобилен чыгара башлыйлар. Киләсе ел ахырына завод көн саен 735 машина җитештергән. Халык телендә “копейка” дип аталган ВАЗ-2101 машинасын танышлар аша (хәер, күп кенә башка әйберләр кебек) яки чиратка басып сатып алырга мөмкин була.
Ике ял көне Биш көнлек эш атнасы һәм ике ял көне өчен дә Брежнев дәверенә бурычлыбыз. Бу вакытта түләүле өч атналык отпуск та барлыкка килә. Әгәр моңа шифаханәгә һәм балалар лагерьларына бушлай яки ташламалы юлламаларны, эшсезлек булмау, бушлай югары белем алу һәм медицина ярдәмен өстәсәк, Советлар илендә әкияттәге тормыш булган диярсең.
Олимпиада 1980 елда башкалада узган Олимпия уеннарын барысының да исендә калды. Совет спортчылары рекордлы санда 197 медаль яулый, шул исәптән 80е – алтын. Чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын да инкарь итәргә кирәкми.
Комментарийлар