16+

Пенсияне процентлап арттыралар. Әмма акрынлап...

Россия социаль фондының Татарстан бүлеге тиешле ярдәм төре адресатына барып җитсен өчен тырыша.

Пенсияне процентлап арттыралар. Әмма акрынлап...

Россия социаль фондының Татарстан бүлеге тиешле ярдәм төре адресатына барып җитсен өчен тырыша.

Пенсионерлар, инвалидлар, туендыручысын югалтучылар, йөкле хатын-кызлар, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр... Бу исемлекне тагын дәвам итәргә була.  Россия социаль фондының Татарстан бүлеге “җилкәсе”ндә йөзләгән мең гражданнар каршындагы бурычлар ята. Идел буе федераль округында безнең бүлекчә иң эреләрнең берсе булып торуын исәпкә алсак, җаваплылыкның тау кадәр икәне яхшы аңлашыла. Моңа карамастан сынатмыйлар әнә: тиешлесен вакытында үтәп, яңалыкка омтылып, ил күләмендә үрнәк итеп куялар безнең Фонд бүлекчәсен.

Саннарга килсәк, Россия социаль фондының Татарстан бүлеге 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга, социаль түләүләр алучы 321 мең кешегә, 217 меңнән артык иминиятчегә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Барлыгы Социаль фондның территориаль органнары 213 төрле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта башкарыла. 

Бусага таптамыйча
Россия социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин фондның эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, дистәләгән саннар белән эш итте. Социаль тәэмин итү турында сүз барганда, төгәллексез булмый шул. Һәр тиешле ярдәм төре тиене-тиенгә адресатына барып җитсен өчен тырышалар бит. Соңгы елларда күп кенә түләүләр алуны җиңеләйтеп, кеше үзе гариза язмыйча да бирү юнәлешендә шактый эшләнгән. Әйтик, инвалидлык буенча пенсияләр билгеләү, ана капиталы сертификатын алу, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр билгеләү автоматлаштырылган. Быел да гражданнарны  cоциаль яклау органнары бусагаларын таптаудан азат итү эше тукталмый.

Мисал өчен, 2024 ел башыннан туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия алу өчен гариза тутырып торасы юк. Пенсия туендыручының үлеме турында мәгълүмат килеп ирешкәннән соң 5 эш көне эчендә билгеләнергә тиеш.

Пенсияне процентлап, арттыралар акрынлап
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде. 2023 елда барлыгы 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән. 

2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлык), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар), хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60 сум тәшкил иткән.

Ана капиталы: сорамасаң да бирәләр
Быелның 1 февраленнән ана капиталы күләме арттырылды. Сертификат суммасы 7,4 процентка индексацияләнеп, хәзер беренче балага 630,4 мең сум, икенче балага – 833 мең сум тәшкил итәчәк. 

Россия социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә,  программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле ана капиталы күләме 3 тапкырга арткан. Барлыгы, 2007 елдан башлап,  Татарстанда 408,6 мең сертификат тапшырылган (2023 елда - 23,3 мең сертификат).

Соңгы өч елда сертификатлар гариза язмыйча, проактив режимда бирелә. Ул әни кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә.
Шулай ук 2024 елда ана капиталы белән бәйле тагын бер төркем үзгәрешләр гамәлгә керде:

-    ана капиталын янын янга терәп төзелгән йортларны реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү торак йортта яшәүче башка хуҗаларның торак шартларына да кагыла дип саналды
-    ана капиталы хәзер  бала туганда Россия гражданлыгы булган ата-аналарга гына бирелә
-    Балаларын ялгыз тәрбияләүче ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар) ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә ала.

Үзгәрешләр файдага
2024 елда социаль тәэмин ителеш белән бәйле үзгәрешләр шактый күп гамәлгә керде. Әйтик, пособиеләрнең максималь күләмнәре үзгәрде. Бу яңалыклар больничныйларда булган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм бала белән утыручыларга кагыла. Әйтик, эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял булган (194 көнгә кадәр) һәм бала табу авыр узган очракларда бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.

Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга 10 мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган көн, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да бирелә.

Ярты көн яки читтән торып эшләгән хатын-кызлар да быелдан бала 1,5 яшькә җиткәнче түләнә торган бала карау буенча пособиедән мәхрүм ителми. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading