Кичә Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" фестивале узды. Анда Татарстан Президенты Рөстм Миңнеханов та катнашты.
Скопировать ссылку
Кичә Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" фестивале узды. Анда Татарстан Президенты Рөстм Миңнеханов та катнашты.
Быел әлеге бәйрәм унҗиденче тапкыр үткәрелде. Башта керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Аннан тамашачылар каршысына "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучы кызлар чыкты. Бирегә җыелаган халыкны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләп, сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: "Сезнең белән бергә "Питрау" бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында "Питрау" ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә "Питрау" Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде", - диде һәм керәшен халкының танылган вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Дмитровградтан Сергей Павлик - Питрау Сабан туе баш батыр булды, аны тәкә һәм җиңел машина белән бүләкләделәр.
65 кг авырлыктагылар арасында Булат Юнысов (Мамадыш), 75 кг авырлытагылар арасында - Рамил Синәкәев (Әлмәт), 85 кг авырлыктагылар арасында - Ринат Хәйретдинов (Балтач), 100 кг авырлыктагылар арасында - Муса Галләмов (Теләче), 120 кг авырлыктагылар арасында - Радик Саратов (Зәй) җиңүче булды.
Комментарийлар