16+

«Һәрбер чарабыз – яңалык җыелмасы» (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Печән базары»н быел да көтеп алдык. Аның ниндидер әйтелмәгән бер сере бар. Шушы кечкенә генә базарны 100 тапкыр урыйсың икән, 100 төрле яңалык күрү өстенә, 101 танышыңны да очратасың бит әле. Җитмәсә «Печән базары» һаман исә гаҗәпләндерүдән туктамый. Базар алыш-биреш белән генә чикләнмичә, архитектура, борынгы татар бистәсе, яшьләр иҗаты хакында...

«Һәрбер чарабыз – яңалык җыелмасы» (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Печән базары»н быел да көтеп алдык. Аның ниндидер әйтелмәгән бер сере бар. Шушы кечкенә генә базарны 100 тапкыр урыйсың икән, 100 төрле яңалык күрү өстенә, 101 танышыңны да очратасың бит әле. Җитмәсә «Печән базары» һаман исә гаҗәпләндерүдән туктамый. Базар алыш-биреш белән генә чикләнмичә, архитектура, борынгы татар бистәсе, яшьләр иҗаты хакында...

Әлеге чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар яшьләре лидеры Тәбрис Яруллин да раслый моны.

- Безнең чараларда «бер эздән бару» дигән әйбер бөтенләй юк. Ничектер үзебез дә шуңа күнгәнбез: һәрбер чарабыз - яңалык җыелмасы. «Печән базары» нидер эшләргә теләгән яшьләрне үзенә тартып тора. Без беркемгә техник бирем бирмибез, һәркем үзлегеннән эшли. Бу базар бик үзенчәлекле. Ул татар бистәсен бик җанландыра һәм аңа ниндидер мәгънә өсти. Без Иске Татар бистәсе дияргә күнеккәнбез, ә менә «Печән базары»н узганда, ул өр-яңа татар бистәсенә әйләнә дә куя, - ди ул.

Әйе, яңалыклар адым саен. Быел әнә беренче тапкыр «Кисекбаш» дип аталган сәнгать объекты ясала. Рәссам Слава Зайцев, буяулар кулланмый гына, балчыктан, журнал битләреннән, комнан, көзге яфраклардан, күбәләк канатларыннан, тоздан иҗат итүче рәссам. Монда да ул Кисекбашны кадакка җепләр тарттырып эшләде. Башка рәссамнарның «Нокта.мәчет» акциясе шулай ук яңалык: яшь рәссамнар хан заманындагы мәчетләрне күз алдына китереп, халык алдында шуны киндергә иңдерә. Шунда ук рәссамнарның сәнгать күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Анда да Казан күренешләре, шәмаилләр. Сабыйлар мәйданчыгы үзенә бер. Быел анда ниләр генә юк - балалар квесты, марафон, хәрәкәтчән уеннар, сәхнәләштерелгән әкиятләр... Бу мәйдан башка елларда ике сәгатьлек программа тәкъдим иткән булса, быел дүрт, биш сәгатьлек программа эшләгәннәр. «Печән базары»ның исемен җисеменә туры китерүчегә дә «АФӘРИН!» диясе килә. Кипләнгән печәнне урындык та, фотозона да итәргә була иде. Бу мохит кемгә генә ошамас икән?! Базарга үз товарын алып чыгучылар да күбәя. Казанныкыларга Мәскәү, Пермь, Уфа, Төмән осталары да кушылды быел. Былтыр аларның саны 60 булса, быел инде 70тән артып киткән.

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты Айгөл Сәлахованың милли бизәкләр һәм дөньяда бердәнбер булган Казан җөен кулланып башкарылган күн эшәнмәләре - акча янчыклары, түбәтәйләре яныннан битараф кына узып китим димә. Татарлар өчен электән хас булган күнгә яңача сулыш өргән ул. Шул рәвешле татар дөньясына үзенчәлекле мода кертмәкче Айгөл.
Ташкентта яшәп иҗат итүче дизайнер Раилә Ханипованың тамбур җөй белән чигелгән аяк киемнәрен, букчаларын, билбауларын («Солтан» бренды) аның Казанда яшәүче улы Марат белән килене Айгөл тәкъдим итте.

- Болар бөтенесе кул эше. Әниебез бу эш белән ун еллап шөгыльләнә, - ди Айгөл.

Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Әлфия Җәмилованың исә күн мозаикасына тотынуына - 20, ә шуны предмет буларак училищеда укытуына 14 ел. Ул үзенең элеккеге шәкерте - хәзер коллегасы Алсу Мөсәвирова белән чыккан. «Казан җөе»нең төрле осталар башкаруында күренүе бик сөенечле хәл, ди ул да.

Көне буе «Печән базары»ннан ямь табып йөргән «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина да бик дулкынланып күзәтте мондагы вазгыятьне.

- Милләтебезнең югала барган һөнәрләре яңара баруы күңелле хәл. Әмма калфакны пудра савыты кебек кенә калдырганнар. Шуңа карамастан, безнең ак калфагыбыз мәңге яшәячәк. Күңелемдә ачы таш шикелле утырган бер әйбер бар: ул да булса, хатын-кызларның яулык бәйли белмәүләре, - ди Әлмира ханым.

Танылган нәшриятчы Фәния Хаҗиәхмәтнең дә күңелен тырнап торган нәрсәләр бар булып чыкты.

- Тарихыбыз һәм милләтебез белән кызыксына торган татарымны күрергә теләгән идем. Әлегә алар аз. Халык күбрәк чыксын иде мондый чараларга. Чыгуын чыкса, ярый әле килдем, күрдем, ярый әле алдым дип, сөенеп кайта ул. Хәзер шундый дәрәҗәгә килеп җиттек - китап укымый халык. Мин үзем дөньяның кайсы җиренә барсам да, хәтта галәмгә очсам да, китап кына алып барачакмын, - ди ул үзе.

Базарга бәйрәмчә итеп, калфаклар киеп килгән галимә Резедә Сафиулла-Әл-Әнсинең те­ләкләре исә «Печән базары»ның үз дресс-кодын булдыру хакында иде. Ул милли киемнәрдән үзе генә түгел, улы Омар да чапан, читекләрдән килгәннәр. Чыннан да, карап торуы күңелле аларга.

Шәхсән мин үзем бөтен кеше дә шулай киенеп килер дип көткән идем. Киләсе елларда «Печән базары»ның үз дресс-коды булса, биредә үзенә күрә бер вазгыять барлыкка килер иде. Без моны булдырабыз бит! - ди ул.

Әлбәттә! Монда әнә шул ни дә булса булдыра торганнар чыккан да инде. Калфаклы кызларны да аз димәс идем. Әнә татар сайтын алып баручы «Гыйлем» проектының җитәкчесе Азат Миргаязовны да уратып алганнар.

- Фәнни-популяр мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп сайтка урнаштырабыз, биредә шулай ук татар галимнәренең хезмәтләре белән дә танышырга була. «Печән базары»на атап татар телендә махсус журнал чыгардык. Монда фәндә эз калдырган, иң көчле татар галимнәре турында мәкаләләр дә бар, - дип таныштыра ул журнал белән.

Болайрак килеп, 2нче лицей-­интернаттан Ирек Хәйруллин, «Хә­рәкәт» исемле дөньяда беренче татар өстәл уены тәкъдим итә.

- Бу уен татар теленең кулланышын арттыра һәм телне камилләштерә, ди егет.

Ни генә дисә дә хәрәкәттә-бәрәкәт инде. «Печән базары» да әнә шундый бәрәкәтле урын.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading