16+

Ришвәт биреп кенә бала табып бирмиләр шул

Мәсьәләне шул рәвешле хәл итәргә ниятләүче булганда, акчаны кесәсенә шудыручы табыла инде ул  Ришвәтчелек, итәк астыннан гына акча җыюлар белән көрәшү катгыйландырылса, кануннар кырысланса да, моңа чик куелганы юк. 

Ришвәт биреп кенә бала табып бирмиләр шул

Мәсьәләне шул рәвешле хәл итәргә ниятләүче булганда, акчаны кесәсенә шудыручы табыла инде ул  Ришвәтчелек, итәк астыннан гына акча җыюлар белән көрәшү катгыйландырылса, кануннар кырысланса да, моңа чик куелганы юк. 

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ришвәт бирүнең теркәлгән очраклары саны буенча икенче урынны алган. Россия Генераль прокуратурасы мәгълүматларына караганда, республикада ришвәт бирүнең 279 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта коррупцион гамәлләр саны 10 процентка диярлек арткан.
Бу антирейтингта республиканы Мәскәү генә узып киткән. Россия башкаласында шундый төрдәге 324 җинаять расланган. Иң коррупцион биш төбәк исемлегенә шулай ук Волгоград өлкәсе (266 очрак), Мәскәү өлкәсе (214) һәм Приморье крае (122) кергән. Хәтерегездә булса, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика ришвәт бирүнең теркәлгән очраклары саны буенча беренче урынны алган иде. 

2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда ришвәтчеллеккә бәйле 48474 җинаять теркәлгән. Алар саны буенча Россия Генераль прокуратурасы рейтингында республика 7нче урында тора. Ни хикмәт, хезмәт хакы аз дип зарлансак та, ришвәткә дигәндә акча табабыз үзе.
«Тәртип бозуларның күбесе ришвәтчелек белән бәйле», – ди Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы мәсьәләләр идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов. 

Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау, мәгариф, күчемсез милек белән идарә итү өлкәләрендәге ришвәтчелек – “алдынгы”лар рәтендә. Узган ел, мәсәлән, ришвәт бирү очрагының 50гә якын очрагы аеруча зур күләмдәге сумма белән бәйле булган. Хокук саклау вәкилләре әйтүенчә, ришвәтнең уртача бәясе 300 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Без капчыкта ятмый
Иң зур суммада ришвәт алу медицина өлкәсендә очрый. Әйтик, Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы»ның 45 яшьлек элеккеге җитәкчесе ришвәт алу һәм мошенниклыкның 99 эпизодында гаепләнә. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең элеккеге шәфкать туташы 59 яшьлек ханым да нәкъ шундый ук мәддәләр буенча гаепләнә. Тикшерү белдергәнчә, аның гамәлләрендә ришвәтчелектә арадашчылык, мошенниклыкның 9 очрагы ачыкланган. 
Тикшерү версиясе буенча, 2015-2020 елларда гаепләнүчеләрнең берсе, ул вакытта бюро җитәкчесе вазифасын биләгән ханым Түбән Камадагы арадашчылары аша 3нче төркем инвалидлык билгеләгән. Аның ярдәме белән барлыгы 60 кеше инвалидлык алган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, элекке табиб 3,5 миллион сумнан артык акчалата бүләк алган. 
Ришвәт алучы да, арадашчысы да җинаятькә катнашы булуын таныганнар. Хәзер алар хөкемкарары көтә.

«Кесәгә салмыйча» гына булмый
Татарстан икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов әйтүенчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сораштырылган респондентларның 46,7 проценты ришвәтчелек белән бәйле хәлләргә юлыккан. 
– Ришвәткә каршы булсалар да, моның канунны бозу икәнен белсәләр дә, төрле өлкәләрдә «кесәгә салмыйча» гына теге яки бу хезмәтне тиешенчә күрсәтүләренә шикләнүчеләр җитәрлек. Әйтик, сораштырылучыларның 32,3 проценты шулай дип җавап биргән. Шул ук вакытта татарстанлылар арасында ришвәт күләменең шактый югары булу сәбәпле, 21,6%ы ришвәт бирми, – конкрет саннарга тукталып үтте Әмирханов. 

Акча түләп кенә табып бирмиләр шул
Әле күптән түгел генә ватсап төркемендә бер хатын киңәш сорап яза. Бала табар вакыты якынлаша, хастаханәдә танышлар эзли икән. Төп соравы: кем күпме ала һәм кайда? Әлеге чатта утыручылар күбесе бала ялында утыручы яшь әниләр булганлыктан, китте бәхәс, һәркем үзе белән булган хәлне сөйләргә тотынды. Кайсы, әйтик, махсус килешү нигезендә үзе теләгән бала тудыру йортын, табибны сайлаган. Кемдер алдан ук сөйләшеп куйган, түләүле хезмәт күрсәтүгә “сүз белән килешү” төзегән. Әниләр сүзләренә караганда, бәяләр медицина учреждениеләрендә төрлечә йөри: 5 меңнән алып 20-30 мең сумга кадәр тирбәлә. Аннан соң һәр табибның үз суммасы... Бу аның исеме, дәрәҗәсе, категориясенә дә карый икән.
Араларында, килешү төзеп, акча түләп кенә тулгак газапларыннан котылып булса икән ул, дигән фикердә булучылар да бар. Монысы сөендерде!

Вазифаи затка шәхсән яки арадашчы аша ришвәт биргән өчен Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 291нче маддәсе нигезендә зур күләмдә штраф кына түгел, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading