16+

Россия көнендә 12 меңнән артык кеше катнашты

Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары Казанның берничә урынында барды.

Россия көнендә 12 меңнән артык кеше катнашты

Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары Казанның берничә урынында барды.

Бер төркем кешеләр Горький паркында ял итсә, Кремль яр буе биш меңнән артык кешене берләштерде. Россия көне уңаеннан биредә оештырылган митингта Татарстанның премьер министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.
Тантаналы чара "Мин үз Ватанымны яратам" акциясе белән башланып китте. Төрле изге теләкләр язылган кызыл, ак, зәңгәр шарлар күккә күтәрелде.


Казан мэры: " Иң яхшы шәһәрдә, республикада яшәвебез белән горурланабыз,"-дип халыкны бәйрәм белән котлады.

Илдар Халиков исә 26 ел элек 12 июнь көнне Россия суверенитеты турында декларация кабул ителү турында искәртеп узды.

- Нәкъ менә бу көнне ел саен илебезнең күркәм бәйрәмен каршылыйбыз. Бу бәйрәм Россия дәүләтенең, димәк, Россия төбәкләренең, шул исәптән Татарстанның да көчен, бердәмлеген гәүдәләндерә. Безнең көчле сәнәгать тармагы, күпләгән югары уку йортлары,илебез белән горурланырга мөмкинлек биргән күп кенә предприятиеләр бар, - диде Илдар Халиков.

Митинг вакытында сәхнәдә урнаштырылган экран аша Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та Россия көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

- Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.Шуның белән бергә, күп гасырлык тәҗрибәгә таянып, Россиянең этник һәм конфессиональ төрлелеген, төбәкләренең уникальлеген без рухи маяк һәм ил үсешенең мөһим факторлары дип саныйбыз.Безнең барлык казанышларыбыз татарстанлыларның тырыш хезмәтенә, федераль үзәкнең, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның олы ярдәменә нигезләнгән.

Халыкның тормышын яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Барлык үзгәртеп корулар нигездә кеше капиталын күздә тотып башкарыла. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга күпләр өчен юл ачылу, мәдәният, массакүләм спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру - болар барысы да иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә катнашучы шәхеснең күркәм сыйфатлары артуга, республика белән кызыксыну көчәюгә китерә.

Җәмгыятебездәге алгарышның төп шартларыннан берсе - сәяси тотрыклылык. Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтлары эшчәнлеге, күп гасырлар дәвамында ирешелә килгән милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту өчен бәрәкәтле җирлек булдырылган.

Игелекле хезмәт куеп киләчәктә дә республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз - бөек Россиянең гөрләп алга баруын тәэмин итә алырбыз дип ышанам, - диде президент. Мөхтәрәм кунакларының чыгышларыннан соң, Россия гимны астында Россия флагы күтәрелде.Бәйрәм чаралары, концерт программалары, уеннар кичкә кадәр дәвам итте. Татарстанның эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Казанда 12 меңләп кеше Россия көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашырга өлгергән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading