16+

Рөстәм Миңнеханов студентлар белән очрашты

Татарстан Президенты Казан дәүләт федераль университетының филология һәм сәнгать институтында студентлар һәм актив яшьләр белән очрашты. Чарада 200 ләп кеше катнашты.

Татарстан Президенты Казан дәүләт федераль университетының филология һәм сәнгать институтында студентлар һәм актив яшьләр белән очрашты. Чарада 200 ләп кеше катнашты.

- Без бик үк җиңел булмаган вакытта яшибез. Дөньядагы хәлләр барыбызга да кагыла. Көчле булу өчен үзеңне-үзең тәэмин итә алырлык булырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент икътисадны үстерүдә яшьләрнең дә роле бик зур булуын искәртте.

Яшьләр Президентка шәһәр тормышына, халыкара белем алуга, сәясәткә кагылышлы сораулар бирде. Күпләрне Украинадагы вәзгыять аркасында ил-ара мөнәсәбәтләрнең язмышы кызыксындырды.

Студентларны чит илдә уку мәсьәләләре дә борчыды. Булдыклы яшьләребез Европага укырга китә һәм кайтырга теләми. Татарстан аларны кайтарыр өчен көрәшәчәкме, дигән сорау кызыксындыра иде аларны. Президент бу очракта форум оештырып, андый студентларны җыеп, калу-кайтуга кагылышлы темага сөйләшү, кайтмаганнары белән бәйләнеш булдыру вариантын тәкъдим итте.

- Бездә алдынгы яшьләр арасында көндәшлек булырга тиеш, шул очракта безгә кайтачаклар, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Студентлар шулай ук Президентның чит илгә чыгып йөрү нәтиҗәләре белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов әлеге командировкалар чит ил тәҗрибәсен үзләштерергә һәм аларны Татарстанда кулланырга мөмкинлек бирүен ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading