16+

Шешәгә үрелгәнче һәркем уйлап карасын иде: бу миңа нәрсә бирәчәк?

Аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.

Шешәгә үрелгәнче һәркем уйлап карасын иде: бу миңа нәрсә бирәчәк?

Аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.

«Эчмәсә, алтын куллы бит ул»

Бик якын дустымның төнлә шалтыртуы тәмам йокымны качырды. Ире үлемнән калган икән, “запое” башланган да, “терелер” өчен өйдә 100 грамм булмаган. Чак кына уксус эчмәгән, ярый ла, моны дустым күреп, кулыннан аш серкәсен тартып алган. Хатын ничарадан-бичара иренең башын төзәтү өчен кибеттән акбаш алып кайтырга мәҗбүр булган. 

– Юләр син, димә мине, – дип чак кына еламый дустым. – Эчмәсә, иң әйбәт кешеләрнең берсе ул. Миңа: “Кояшым», дип кенә эндәшә. Әмма озак түзә алмый, чәркә күрсә үзеннән-үзе шуңа үрелә. Инде дус, туганнар чакырган юбилей, мәҗлесләрдән дә баш тартам. Чөнки кайнар эчемлек күрсә, иремнең кулы һичшиксез шуңа үрелә. Ә аннан соң кимендә бер ай өйдән чыкмыйча эчеп ята. Бер көнне өстеннән бикләп калдырдым. Күршегә шалтыратып, тегесе кибеттән акбаш сатып алган да, шуны без яшәгән бишенче катка чаклы җеп сузып күтәрткәннәр. Көлке дә, кызганыч та. Кыланмышлары моның белән генә бетми әле: кече йомышын бүлмә уртасында үтәргә, сигез яшьлек кызыбыз алдында ялангач йөрергә мөмкин. Өйдәгеләрне какмый да, сукмый да, әмма үзе дә белешмәстән әшәке сүзләр әйтә ала. Исерек кешеләрне әрләүдән файда юк, айныгач: “Әйдә наркология хастаханәсенә барыйк”, дип үгетлим. Тыңламый. “Минем анда булганым бар инде”, дип кенә җаваплый. Беренче никахы да шул эчәргә яратуы аркасында таркалган. Беренче хатыны мине күргәч: “Сезгә сабырлыклар. Мин аның белән кая гына йөрмәдем. Өшкертмәгән әби калмады. Бар да юкка. Дәваланып ярты ел үткәннән соң, янә ычкына. Ул хаста, аңа психолог кирәк”, дип ачыргаланып сөйләде. Эчмәсә, алтын куллы бит ул, югары хезмәт хакы ала. Әмма тапкан бар акчасын хәмергә тота. Акбашка сарыф иткән акчаны чутласаң, бер кечкенә генә бүлмә сатып алып булыр иде. Әни дә, туганнар да сүгә. “Куып чыгар аны”, диләр. Кая барсын соң ул. Торыр урыны, барыр кешесе юк. “Синнән башка, мин юк кеше”, ди ул. Бер бәхетсез җан инде Алга таба ни көтәргә аннан. Белмим...»

Дустыма киңәш бирүдән мәгънә юк, барыбер үзенчә эшләячәк. 

«Балаларының үсүен дә сизми калды»
Ә икенче бер гаилә тарихы хатын-кыз эчекечелеге белән бәйле. Гөлсара (исеме үзгәртелде ред. иск.) кечедән үк шактый иркә булып үсте, биш бала арасында иң яратканы ул булгандыр, дисәм ялгышмам. Ул ни тели, шуңа ирешә. Яшьлегендә күрше авылда тәрбияче булып та эшләп алды, үзе ут чәчеп торган, чибәр, сылу гәүдәле кыз. Менә шул сөйкемлелеге аны бәхетсез итте күрәсең. Матур кызга күпләрнең күзе төшә. Гөлсараның клубта егетләр белән кәеф-сафа корулары ешайганнан-ешайды. Кем беләндер чуалып ир бала алып кайтты. Хәтта кемнән икәнлеген дә белми дигән сүз таралды бер ара. Алга таба яшь баланы әти-әнисенә калдырып Чаллыга китеп яшәп алды. Әмма анда да нидер килеп чыкмады, ахыр чиктә район үзәгендә эш табып бирегә урнашты, бер иргә кияүгә чыгып матур гына яши башлаганнар иде янә акбаш темасы калкып чыкты.

Баксаң, икәүләшеп кәеф-сафа коралар икән. Ире әле ничек тә үзен тыеп тора, ә менә Гөлсара тыела алмыйча егылганчы эчә торган булган. Ике балалары (соңгысы уртак никахта туганы ред.иск. ) иренең әти-әнисендә үсә. Ә алар киленнәренең урамда аунап ятуын күреп өшкертеп тә, система куйдырып, алкогольне кудыртып та караган. Әмма хәмер канга нык сеңгән, күрәсең. Тиз генә бу хәлдән чыгам димә. Хәтта айлар буе югалып та торган Гөлсара. Аның кайдалыгын, исәнлеген белмәгән туганнары каян гына эзләмәгән үзен. Ярый ла иренең туганнары ярдәмчел, хәлле кешеләр, хатынны бу авырудан ничек тә терелтергә телиләр. Тик... әлегә уңышсыз. Инде ике улы да үсеп буйга җитте, әлегә әниләренең бер айнык көнен күргәннәре юк. 

«Хәмергә бәйлелек, беренче чиратта, гаиләдә башлана»
Соңгы җиде елда Россиядә җан башына алкоголь куллану күләме ике тапкырга кимегән. Бу хакта безгә Татарствн Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркодиспансерының медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары Резеда Хаева сөйләде.

– Димәк, мактана алабыз?  
– Статистика соңгы елларда җан башына хәмер куллану кимүе турында сөйли. 2016 елдан бу күрсәткеч 2023 елда 16 литрдан сигез литрга кадәр кимеде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы моны зур казаныш дип саный. Димәк, бүген алкоголь кулланмыйча гына сәламәт яшәү рәвеше алып бару популярлаша бара.

– Резеда Фатхулловна, «Аеклык ноктасы» проекты уңышлы гына эшләп килә. Бу хакта тулырак сөйләгез әле. 
– «Аеклык ноктасы» проекты Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2015 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты — ата-аналарны бала хокукларыннан мәхрүм итүне булдырмау, гаиләләрне саклау һәм балигъ булмаганнарның тормыш сыйфатын яхшырту.
Проект кысаларында проблемалы гаиләләрдәге ата-аналарны алкоголизмнан дәвалау өчен медикаментоз алым кулланыла. Бер кешене реабилитацияләү өчен курсның бәясе 120 мең сумны тәшкил итә.
Мондый дәвалаудан тыш, проблемалы гаиләләргә башка төрле ярдәм дә күрсәтелә. Әйтик, дәвалануга һәм реабилитацияләүгә мотивацияләү, шәхси, гаилә һәм үз-үзеңне тоту психотерапиясе, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, эшкә урнашырга булышу, юридик хезмәтләр алуда ярдәм итү һәм башкалар.
«Аеклык ноктасы» проектында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе дә катнаша. 

Бездә бу проектта бик күп гаиләләр катнаша. Башкарылган эш кысаларында проектка кергән һәм эшсезлектән интеккән 80 процентка якын кешене эшкә урнаштырдык. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар капланды, төрле социаль түләүләр һәм пособиеләр рәсмиләштерелде.

Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрмәгән 41 баланы мәгариф оешмаларына урнаштырдык. Моннан тыш, 500 гә якын хатын-кыз проект ярдәмендә алкоголизмны җиңә алды һәм 850 дән артык бала ятим статусыннан котылды. 2024 елда программада 185 кеше катнашты һәм алар белән эш әлегә кадәр алып барыла.

Ел саен якынча 92 процент гаилә программада катнашуны уңышлы тәмамлый, чөнки медицина белгечләре һәм психологлар әти-әниләрнең хәле яхшыруын һәм аларның эчкечелеккә бәйле булуга каршы көрәшкә әзерлеген билгеләп үтә. Бу балаларны гаиләдән алудан качарга мөмкинлек бирә. Әмма кешеләр бәйлелекне җиңә алмаган очраклар да була, һәм шул вакытта аларны ата-ана хокукларында вакытлыча чиклиләр, ә соңыннан бу хокуклардан тулысынча мәхрүм итәләр.

– Еллар үтү белән бәйле кешеләр белән эшләүдә яңа алымнар пәйда булгандыр. 
– Әлеге эшемдә утыз алты ел, шул дәвер эчендә күп нәрсә яхшы якка үзгәрде. Дәвалауның нәтиҗәлерәк ысуллары барлыкка килде, психотерапия үсеш ала, заманча медикаментлар чыгарыла. Сиксәненче елларны гына алыйк, ул елларда дәвалау озакка сузыла иде: пациентлар өч айга кадәр стационарда ятты. Ә ул елларда ук сәнәгать наркологиясе кебек система эшли иде. Авангард урамындагы наркодиспансер бүлегендә дәваланган пациентлар дәвалану ала һәм бер үк вакытта «Вакууммаш»заводында хезмәт куя. Иртәнге процедуралар һәм медикаментлар кабул иткәннән соң, алар эшкә бара, кичкә таба стационарга кайта һәм дәвалануны дәвам итә. Менә шундый хезмәт терапиясе. Нәтиҗә, сүз уңаеннан, начар булмады. Кешеләр медицина ярдәме генә түгел, заводта социализация дә алды, хезмәт процессына да җәлеп ителделәр, хәтта бу вакытта акча эшләү мөмкинлеге дә бар иде.

Тагын бер дәвалау ысулын искә алыйм, рефлектор терапия кебек атама да бар иде. Пациентка косуны китереп чыгаручы препарат кадыйлар һәм параллель рәвештә стаканга әз генә хәмер салып бирәләр, ләкин эчү өчен түгел, ә тамакны чайкау өчен. Бу Павлов ысулы дип атала, кешедә шартлы рефлекс барлыкка килә: авызда хәмерле эчемлек бар икән, димәк, ул косуга китерәчәк. Кайбер пациентлар телевизордан актерларның хәмер эчкәнен күргәч тә, соңыннан күңелләре болгануын сөйләделәр. Бу методны соңыннан гамәлдән чыгардылар, әмма ул нәтиҗәле иде, минемчә. 

– Резеда Фәтхулловна, хәмерле эчемлекләргә бәйлелек, беренче чиратта, гаиләдә башлана дигән фикер белән килешәсезме?
–  Әйе, әлеге авыру нәселдәнлек һәм тышкы факторлар тәэсирендә формалаша. Тышкы факторлар барыннан да элек рухи кыйммәтләр белән бәйле. Бу акрынлап башлана: кеше үзенең рухи өстенлекләрен алкоголизация ягына үзгәртә. Гаиләгә, балаларга, театрга яки кинога баруга, профессиональ үсешкә игътибар бирәсе урында, психоактив матдәләр ярдәмендә ял итүгә басым ясый. Бу бәйлелек әкренләп арта, һәм авыруның беренче стадиясе башлана. Проблемалар шуннан үсә дә инде. Әгәр гаилә эчендә бергәләп ял итү, табигатькә чыгу, яраткан эш кебек кыйммәтләр яши икән, аларда алкогольгә, наркотикларга кызыксыну тумаячак. Шуңа күрә гаиләдә мондый кыйммәтләрнең үсүе бик мөһим. Ә менә гаилә әгъзалары ял көннәрен кулларына чәркә тотып билгеләп үтә, Яңа елны лаякыл исерек килеш каршы алалар икән, бу үрнәк, әлбәттә, балаларга да күчәчәк.
Ә шулай да күңелле күренеш, бүген сәламәт яшәү рәвеше модада. Авылларда да исерек килеш аунап ятучылар азайды. Алга барабыз, димәк. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дингә килү – начар гадәтләрдән арыну өчен менә дигән үрнәк. 

ДИН:
Хәмер, ягъни исерткеч эчемлекләргә карата динебездәге хөкемгә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул – хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтелә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез” (5:90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.
Кайберәүләрнең: “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан 100 грамм гына эчүдән нәрсә булсын соң?” – дип әйтүләре “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан зина кылсаң (гайбәт сөйләсәң, урласаң, кеше үтерсәң) нәрсә булсын соң?” – дип әйткән кебек була, ягъни нинди дә булса гамәлне Аллаһ тыйган икән, ул гамәл беркайчан да, бернинди шартларда да хәләлгә (рөхсәт ителгәнгә) әйләнә алмый. Нәкъ шуңа күрә Аллаһның соңгы илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Исертә, акылны томаландыра торган эчемлекләрне “ярый ул” дип әйтүченең миңа һәм минем өммәтемә бернинди дә катнашы юк”, – дип белдерде. 
Алай гына да түгел, хәдисләрнең берсендә хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә аракы эчүчене генә түгел, аны ясаучыны, төяүчене һәм бер урыннан икенче урынга күчерүчене, сатучыны (аның белән сәүдә итүчене), хәмер белән кәсеп итеп, шул акчага яшәүчене, сатып алучыны, салып бирүчене дә ләгънәт кыла (хәдис Тирмизи (№ 1298), Ибен Мәҗҗә ( №3380, 3381) җыентыкларында китерелә).
Исерткеч эчемлекләрнең асылы – нәҗес, шакшылык, һәм аны эчкән кеше шулай итеп, сидек, ягъни нәҗес эчкән була. Әмма хәмер дигәндә без иң элек аның кеше тормышына салган зарары турында билгеләп үтәргә тиешбез. Бу нисбәттән тугры хәлифә Госман ибне Гаффән фикерен китерү бик урынлыдыр дип уйлыйм. Ул болай дигән: “Әй кешеләр! Хәмердән сакланыгыз, чөнки ул барча начарлыкларның анасы!”
Әйе, дөрестән дә, эчүчелек бүген ил күләмендәге олы проблемаларның берсе булып кала бирә. Статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илебездә аракыдан миллионлаган кеше үлә. Ә зыян күргән кешеләрнең санын әле беркем дә санап карамаган. Шуңа да шешәгә үрелгәнче һәркем башта уйлап карасын иде: бу миңа, гаиләмә, балаларыма (туачак балаларыма), нәселемә нәрсә бирәчәк? Олы зыяннан башка хәмернең берни дә бирмәячәге көн кебек ачык. Ә аек акыл, чиста күңел, хәмер нәҗесеннән пакь булган тән белән сөенеп яшәүгә ни җитә?..


Ришат хәзрәт Курамшин

Психолог Гөлүсә Ахунова:


– Эчүчелек – авыл җирендә типик социаль чир һәм аны дәвалауга комплеклы килергә кирәк. «Ник эчтең инде?» – дип сорасаң, эчкечеләр, гадәттә: “Син мине аңламыйсың, бераз ял итеп алдым, дусларым белән кәеф-сафа кордык”, яисә “Күршегә печән өешкән идем, шунда утырдык”, – дип аклана.
Аны тиргәү, ләгьнәт укуның мәгьнәсе дә файдасы да юк. Эчкеченең баш мие томаланган, үзен агрессив тота, мондый халәттә ул әллә нинди адымга бара ала. Бигрәк тә: «Менә ул нинди акыллы, грамм да эчми, ә син “ләх булып” кайтасың, кеше көлдереп йөрисең», –дип түбәнсетү киңәш ителми. Эчкече белән айнык вакытында, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк.

Атна буе запойга киткән ир өчен җаваплылыкны, гадәттә, хатын-кызлар үз өстенә ала, ут-газга түләү өчен акча эзли, башка бик күп проблемаларны чишә. Алай эшләргә киңәш итмәс идем, айныгач, үзе хәл итәр. Нигә сез аның проблемаларын хәл итеп йөрисез?

Аннан соң авылда яшәүче гаиләләр мондый проблема белән йөзгә-йөз очрашкач, ни эшләргә белми, психолог белән психиатрга барырга кирәк, дип әйтә башласаң, алар, без бит псих түгел дип әйтә башлый.
Татарда тирән мәгьнәле мәкаль бар: «Ирне ир иткән хатын, юк иткән дә хатын». Чир белән көрәштә хатыны ярдәм кулы сузарга тиеш. Бары ныклы тыл булганда гына һәр авырлыкны җиңеп була.

ЮХИДИ
2019 елдан кергән канун нигезендә, әгәр юл һәлакәтендә исерек машина йөртүче аркасында ике аннан да күбрәк кеше һәлак булса, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр берәү машинасын спиртлы эчемлек кулланган кешегә биргән икән, ул юл һәлакәтенә очраса, килгән зыянны машинаның хуҗасы каплый. Спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртүчене тоткарласалар, 30 мең сумга кадәр штраф һәм 1,5 елдан – 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Моннан тыш Россиянең административ хокук бозулар кодексының 27.13нче маддәсе буенча машинаны тоткарлыйлар. Кызганыч, җәзаларны катгыйландыру, штрафлар гына исерек машина йөртүчеләрне куркытмый. 
2020 елда җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча иректән мәхрүм итәргә, 300 мең сумга кадәр штраф салырга, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading