Сәлам сезгә, тимурчылар!
СССР чоры кешеләре тимурчылык хәрәкәтен яхшы хәтерли. Балык Бистәсе районындагы Күки урта мәктәбендә укыганда без – өлкән сыйныфлар укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз әбиләргә хуҗалык эшләрендә булыша идек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

СССР чоры кешеләре тимурчылык хәрәкәтен яхшы хәтерли. Балык Бистәсе районындагы Күки урта мәктәбендә укыганда без – өлкән сыйныфлар укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз әбиләргә хуҗалык эшләрендә булыша идек.
Үсмер егетләр кар көрибез, кызлар чишмәдән су алып кайта, идән юа. Шаярыша-көлешә шактый эш башкара идек.
Шул ук Балык Бистәсендәге Балтач (Юлсубино) авылында бер төркем укучыларның капка төбендәге карны көрәүләрен күреп, туктадым.
– Тимурчылар без, мәктәбебездә тимурчылык хәрәкәте яши. Авылыбызда сугыш ветераннары юк инде бүген. Укучылар тыл ветераннарына, ялгыз бабайларга һәм әбиләргә булыша, шулай ук мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә дә ярдәм итәбез, – дип таныштырды Юлсубино мәктәбе укытучысы Гөлназ Гыйлемханова.
Замана яшьләре дә нәкъ безнең мәктәп елларындагы кебек шаяра-көлә эшли. Иң куанган кеше – йорт хуҗасы Сәлман Төхбәтов.
– Картаеп барабыз шул, малай да хәрби хезмәттә. Каралты-кура тирәсендәге эшләрне җир җимертеп эшли торган чаклар артта калды. Укучыларга рәхмәт! Мин көне буе азапланачак эшне ярты сәгатьтә үтәп чыктылар, – дип шатлана Сәлман Төхбәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар