Майны әзер килеш сатыладыр дигән идем, ул аны үзе эшли икән. – Төп нигез итеп дүрт чәй кашыгы сырганак мае алабыз. Аның урынына авокадо яки шәфталу, йә булмаса миндаль, виноград төше мае да алырга була. Ни өчен нәкъ менә аларны дигән сорау туарга мөмкин. Мин санап киткән майлар аллергия барлыкка китерми. Шуның белән аларның кислоталы-селтеле балансы нейтраль санала. Сырганак маена 30-35 тамчы пихта мае, 25-30 тамчы чәй агачы мае һәм 8-10 тамчы эвкалипт мае (аның урынына туя мае да ярый) тамызабыз. Пихта инфекцияләргә, чәй агачы мае вирусларга, гөмбәчекләргә, ә эвкалипт паразитларга каршы көрәшә. Барлыкка килгән катнашманы яхшылап болгатып, берәр шешәгә тутырып куябыз. Әлеге майны яңа туган балаларга да курыкмыйча сыларга була. Аны сабыйларның борын тирәләренә һәм тел очына сылагыз. Бер яшьтән соң инде бер чәй кашыгы бирәсең дә, алар аны суырып торырга тиеш. Йотып җибәрергә түгел, озаклап суырып торырга. Без дә шулай ук кулланабыз. Мин үземә 200 миллиграмм ясап куям да, ул бер елга җитә. Профилактика максатыннан, майны һәр көн икешәр тапкыр биш-җиде тамчы кулланырга кирәк. Авырып киткән кебек тоелса, көненә бишәр тапкыр суырыгыз. Шул ук майны борын куышлыгына сылагыз. Ул бактерияләрне үтерә, аларга үрчергә ирек бирми. Әлеге майны көзгә керүгә ясап, шешәләргә тутырам да, һәрберсенә өйдәгеләрнең исемнәрен язып куям. Алар аны, минем кебек, сумкаларында йөртә. Бу майны ясау өчен акча да күп кирәкми. Авырый башласаң, даруханәдән кимендә өч йөз сумлык дару аласы була. Әле ул гына җитсә, – ди ул.
Салкын тиеп авырмас өчен көз көне, төгәлрәге, сентябрь уртасыннан алып октябрь азагына кадәр имбир белән дарчин (корица) кулланырга кирәк. Римма апа киңәш иткәнчә, имбир тамырының бер телемен кисеп алып иртәнге чәйгә салып эчәсез. Иртән нәрсә эчсәк тә, ашасак та, ул тиз үзләштерелә, димәк, файдасы да күбрәк. Чәйгә бераз гына дарчин да салыгыз.
– Ноябрь һәм декабрьдә исә эхинацея эчә башлагыз. Аз гына дозада аны бөтен кеше дә файдалана ала. Иң мөһиме – ярты чәй кашыгыннан арттырмаска. Әлеге доза куркынычсыз санала. Эхинацеяны чәй кебек кайнатып яки кара чәйгә йә булмаса компотка салып эчәсең. Кечкенә балаларга эхинацеяны ике атна гына бирергә була, ике атна тәнәфестән соң тагын кабатларга. Гыйнвар уртасыннан февраль ахырына кадәр карган (шикша, водяника) сарыбаш (сары үлән, желтушник) кебек үләннәрне эчә башлагыз. Әмма алар даруханәдә юк, безнең «Травы жизни» кибетендә генә бар, - ди үләнче. - Шикшаны шулай ук бер чәй кашыгы гына кулланырга ярый. Яз көне - апрельдән май уртасына кадәр витаминнар эчү дөрес була. Балык мае эчегез, кишерне каймак белән ашагыз, ул аның белән генә үзләштерелә.
- Балык маен җәй көне эчәргә ярамый дип ишеткәнем бар. - Дөрес әйтәсез. Җәй көне шулай ук эхинацея, женьшень, алтын тамырны (родиола розовая, золотой корень) да эчәргә кирәкми. Алар иммун системасының активаторлары булып тора, җәен исә аны тынычлыкта калдыру зарур.
Комментарийлар