16+

Татарстан күршесендә Африка дуңгыз чумасы вирусы белән кош гриппы табылган 

Терлекчелек республикасы булганга күрә, безгә аеруча сак булырга кирәк, дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. Аның әйтүенчә, республикага кош һәм мөгезле эре терлек күп кертелә. Вирусны алар да кертү куркынычы бар. 

Татарстан күршесендә Африка дуңгыз чумасы вирусы белән кош гриппы табылган 

Терлекчелек республикасы булганга күрә, безгә аеруча сак булырга кирәк, дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. Аның әйтүенчә, республикага кош һәм мөгезле эре терлек күп кертелә. Вирусны алар да кертү куркынычы бар. 

–  Шуңа да республиканың терлек һәм кош авыруларыннан имин булуы ил төбәкләрендәге вазгыятькә аеруча бәйле, – диде спикер. 
Мисалга ул кош гриппын китерде. Быелның алты аенда гына да илнең 28 төбәгендә 62 кош гриппы чыганагы теркәлгән. Шуларның 51е соңгы ике айда. 46 очракта вирус акчарлакларда табылган. Элек вирус кыргый үрдәкләрдә генә ачыкланган. Соңгы елда исә ул акчарлаклар да күзәтелә. Вирусның ни өчен аларны зарарлавы әлегәчә ачыкланмаган.  

– Республикада якынча 18 миллион кош исәпләнә. Безне бигрәк тә күрше төбәкләр – Мари Эль, Удмуртия һәм Киров өлкәсендәге хәлләр борчый. Россия территориясендә кош гриппы очраклары күп теркәлү аркасында, кошчылык объектларын биологик саклау максатында, республикада “Акчарлак” айлыгы игълан ителде, – диде Габделхак Мотыйгуллин. 

Икенче куркыныч чир – африка дуңгыз чумасы. Ел башыннан илдә 38 очрак теркәлгән. Аларның 21е – йорт дуңгызларында, 17се – кыргый кабаннарда. Хәзерге вакытта африка дуңгыз чумасы Владимир, Ивановск, Түбән Новгород, Саратов, Тверь, Ульяновск өлкәсе, Приморье крае, Чувашстан һәм Удмуртиядә теркәлгән. 

–  Чувашиянең чир табылган Шемуршинск районы Татарстан чигеннән нибары җиде чакрым ераклыкта урнашкан. Удмуртиянең Иске Аргабаш авылы тирәсендәге очракны алганда да, безнең чиктән ул биш чакрым ераклыкта урнашкан. Шушы фактвирусның якын булуын кисәтә. Республиканың иминлеген тәэмин итү өчен кыргый кабаннарның санын максималь киметергә кирәк. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вирус башта кабаннарга эләгә, аннары йорт дуңгызларына, аннан сәнәгать дуңгызларына. Бу чылбырны өзәр өчен, шәхси хуҗалыкларның хуҗалары белән аңлату эшләре алып барыла. Узган ел август аенда африка дуңгыз чумасы ачыкланганда, хуҗалыкта егерме меңгә якын дуңгыз бар иде. Аңлату эшләреннән соң ел ахырына ике меңгә калды. Шәхси хуҗалыкларда дуңгызларны профилактика максатыннан бетереп бару мәҗбүри чара. Сәнәгать дуңгызчылыгында бездә 400 мең баш дуңгыз исәпләнә. Безгә моны сакларга кирәк, – диде спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading