16+

Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов вафат булды

Бүген Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды.

Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов вафат булды

Бүген Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды.

Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Казанның колхоз базарында гап-гади олаучы булып эшләүче Әсгать ага, үзенең сараенда терлек асрап, аларны саткан акчага балалар йортларына 75 автобус бүләк иткән, башка бик күп игелекләр кылган изге күңелле кеше иде.



Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеше өчен" алтын медале, "Казанның мактаулы гражданины" исеме белән бүләкләнде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.

Ул безнең заманның чын герое иде.

Әсгать Галимҗанов белән хушлашу иртәгә, 4 гыйнварда, 10:00дә Менжинский мәдәният йортында (Карл Маркс ур., 26) була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading