16+

Хатын белән баштан “аерылыштык”, аннары тагын өйләнештек

Советлар Союзы чорыннан сагынып искә ала торган вакыйгалар шактый, әлбәттә. Ләкин, яшәү урынына теркәлү мәсьәләсендә ясалма рәвештә тудырылган каршылыклар күп кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә, иза чигүенә китерде.

Хатын белән баштан “аерылыштык”, аннары тагын өйләнештек

Советлар Союзы чорыннан сагынып искә ала торган вакыйгалар шактый, әлбәттә. Ләкин, яшәү урынына теркәлү мәсьәләсендә ясалма рәвештә тудырылган каршылыклар күп кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә, иза чигүенә китерде.

Армия хезмәтеннән соң, туганыбыз Мәгъсүмҗан абый ярдәмендә, Казанда тулай торакка пропискага керә алдым. Тимер-бетон эшләнмәләр (ЖБИ) заводына эшкә урнаштым. Мәгъсүмҗан абый үзенең хатыны белән “цыпушка” дип йөртелгән йортларында “үзебезнең куышыбыз” дип, сөенешеп яшиләр иде. Әлеге “нахально” салынган йорт эче-тышы тактадан кадакланган, шуның арасына пычкы чүбе, ташкүмер шлагы тутырылган дивардан гыйбарәт. Шул йортның бер бүлмәсенә туган абыйның сеңлесе белән мин дә сыендым. 

“Нахально” салынган йортларга хуҗаларның үзләрен дә теркәмәгәннәр. Участковый әледән-әле килеп, штраф салып киткәләде. “Тасма” заводы янәшәсендә рөхсәтсез төзелгән “цыпушка” йортлардан тулы бер урам барлыкка килгән иде. Хәзер инде әлеге йортлар юк. Совет заманында Казан читендәге тау кырыйларында “нахально” салынган йортлар күп иде. Аларның кайберләрен бульдозер белән иштереп тә йөрделәр. Халык үз куышы дигәндә көне-төне йокламыйча эшләде. Әгәр, ят күзләр күгәнче, 2-3 көндә “цыпушка” йорт җиткезеп, мич чыгарып, хатының белән балаларыңны ияртеп күченсәң, ул чакта йортны җимертеп, гаиләне урамга куалап чыгара алмыйлар иде. 

Донбасс шахталарында эшләп кайтканнан соң, Казанда шәхси йорт сатып алырга ниятләдем. Әмма, Казан пропискасы булмаган кешегә йорт сатылмый икән. Ришвәт биреп, әнине шәһәргә пропискага кертеп, Әмәт бистәсендә әни исеменә йорт сатып алдык. Яңа өйгә иң башта әнине пропискага керттек. Аннан соң, туган абыйның гаиләсен теркәргә теләдек, тик эшебез “комга терәлде”. Аларны теркәүдән баш тарттылар: “Мәйдан 31 квадрат метрга җитми”, – диделәр.

Чиновникларның әйтүенчә, Совет иленең кешеләре андый тыгыз торакта итегергә түгел, ә иркен шартларда рәхәтләнеп яшәргә тиеш икән. Минемчә, халыкны тинтерәтеп, ришвәт каезлар өчен астыртын уйлап чыгарылган “кагыйдә” иде бу. Таныш-белешләр табып, ришвәт биреп, абыйның гаиләсен пропискага кертүгә ирештек. Райбашкарма комитеты рәисенең “прописать к матери” дигән рөхсәт кәгазе ярдәмендә Казанда заводта эшли торган сеңлем белән мине дә йортка теркәделәр, ниһаять. Заводта токарь булып эшли башладым.

 Гаилә коргач, янә Донбасс якларына барып, эшләп кайтырга туры килде. Казанга кайткач, үзебез сатып алган йортка янә пропискага кертмәделәр, “Мәйданы җитми. Үзең генә булсаң, теркәлә аласың”, – диделәр. Димәк, хатын белән аерылышырга кирәк, дигән сүз бит инде бу. Хатын белән суд аша “аерылыштык”. Үз өебезгә пропискага кергәннән соң, хатыныма кабаттан “өйләнеп”, хатыным белән баламны да яздыруга насыйп булды. Шул өйдә туганнарыбыз белән 16 кеше яшәдек.

Йортка янкорма төзү нияте белән йөри башлагач, “Әмәт бистәсендә күпкатлы йортлар төзү каралган, фатирны эш урыныннан сорагыз”, дигән җавап алдык. Бәхеткә, янкорманы барыбер төзедек. Горбачев заманында төрле карар-күрсәтмәләр юкка чыгарылгач, иске өйне сүтеп, ике катлы яңа өй төзеп чыктык. 
 Совет хакимияте “тыела”, “ярамый” дигән төрле мәгънәсез карарлары белән үзенең башын үзе ашады бугай.

“Прописка” маҗаралары әле минем алдагы көннәремдә дә дәвам итте. Мелиорация челтәрендә эшли башлагач, безгә 4 бүлмәле фатирның ике бүлмәсен бирделәр, ә калган ике бүлмәгә яшь белгечләр урнашты. Бу фатирга пропискага керергә рөхсәт алгач, шәхси йорттан пропискадан төштек. Менә әкәмәт, яңа фатирга пропискага алмадылар, “бу йорт тулай торак санала, аңа гаилә теркәлми, сезгә  хезмәткәр “теркәлергә мөмкин” дип ялгыш әйткән”, диделәр. Яңа фатир алганчы, әлеге “тулай торак” дигән йортта 3 ел пропискасыз яшәргә туры килде. 

Хәзер “прописка” хәсрәте юк бугай, кешеләр эшкә яки яшәргә чит илләргә кадәр китә.

Рәфкать Ибраһим.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading