16+

Урманнар янында янгын чыга башлауның 942 очрагы булды

Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны тәшкил итә.

Урманнар янында янгын чыга башлауның 942 очрагы булды

Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны тәшкил итә.

Яшеллеккә “күп” сүзе кагылмый
 —“Экология” илкүләм проекты буенча “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында, быел 3615 гектарда урман торгызу эшләре башкарылды,-диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Моннан тыш, ерганакларга, кыр һәм юл буйларына 1708 гектарда агачлар утыртылган, ягъни “саклау полосалары” барлыкка китерелгән. Шул рәвешле, урман торгызу гомум исәптә 5323 гектарны тәшкил итә. “Татарстан республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча урманнар эчләрендә 4043 гектарда төрле агачлар өстәмә утыртылган.

Болын – урманның “күлмәк итәге”
 —Коры һава саклану сәбәпле, быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдән 13 октябрьгә кадәр 196 көн дәвам итте. Урманнар янында янгын чыга башлауның 942 очрагы теркәлде. Язгы якта гына түгел, көз көне дә корган үләннәр каты яна. Болындагы ут үләннәргә үрләп урманга капса, хәл бик кискенләшә, чөнки урман эчендәге янгынны сүндерү кыен. Кешеләр болыннарда, урман буйларында ял иткәндә ут белән сак эш йөртсеннәр иде, чөнки күпчелек янгыннар саксызлыктан һәм битарафлыктан килеп чыга,-дип искәртте Равил Кузюров.

Агачлар артындагы саннар

Урман тирәләренә чүп ташлаган, тыелган көннәрдә учак кабызган кешеләргә гомум исәптә 1,2 миллион сум штраф салынган.
Татарстанның урман фондына кагылышлы барлык мәгълүмат цифрлы базага туплана. Республиканың урман хуҗалыгы белгечләре Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшчәнлектә куллана башлады. Республика урманнарын файдаланудан федераль бюджетка – 288,6 миллион сум, республика бюджетына 101,8 миллион сум түләүләр күчерелгән. Министрлык карамагындагы урманчылыклар быелның 1 ноябренә 705,2 миллион сумлык түләүле хезмәтләр күрсәткән.

 —Татарстан Рәисе теләктәшлегендә урман хуҗалыгының техника паркын яңарту дәвам итә. Быел тагын 31 берәмлек техника һәм техник җиһазлар сатып алынды,-диде министр Равил Кузюров.

Балаларның урманда “яшәве” яхшы
 Татарстанда 159 мәктәптә “Мәктәп урманчылыгы” эшли, аларда 2 меңнән артык укучы бала шөгыльләнә. Равил Кузюров әйткәнчә, Саба районы “Мәктәп урманчылыклары” бик активлар. “Табигатькә, урманнарга сак мөнәсәбәтне бала чактан тәрбияләү мөһим”,-ди министр.

Бәйрәмгә үстерелгән чыршылар
 Яңа ел бәйрәме өчен сатуга чыгарыла торган чыршылар һәм наратлар, министр аңлатканча, республиканың урман хуҗалыклары питомникларында махсус үстерелә, аларны кисү урман фондына зыян ясамый. Чыршы базарына китереләчәк чыршыларның һәм наратларның инде бәясе дә билгеле. “Күрше-тирәбездәге төбәкләр дә урманнарга бай. Алар да чыршылар алып килеп сата, шунлыктан, беренчел бәяләр үзгәрергә мөмкин”,-диде Равил Кузюров.

Чыршы һәм нарат бәяләре:
 1 метрга кадәргеләр-550сум,
 2 метрга кадәргеләр-700 сум, 
 3 метрга кадәргеләр-1100 сум,
 4 метрга кадәргеләр-1300 сум,
 5 метрга кадәргеләр-1600  сум,
 6 метрга кадәргеләр-1900 сум,
 7 метрга кадәргеләр-3000 сум,
 11 метрга кадәргеләр-4500 сум.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading