Тик син дигәнчә генә буламени соң әле ул?! Никадәр очрашу җаен табарга тырышса да, Рамилә И. белән күрешә алмаган.
Безгә инде болай да ирләребезне, бәлки чыгарырлар, бәлки юк, дигәннәр иде. Килеп җиткәч, алар монда түгеллеген әйттеләр. Башта шаяралар дип уйладык. Мәүлиянең иренә чыгу турында приказ килгән булган, аннары аны гамәлдән чыгарганнар. Посылкалар бушатканда, командирлар белән күрешеп сөйләшкәч, Мәүлиянең ирен алып килделәр. Минекен дә чыгарырга тырышабыз дигәннәр иде, тик булмады, – дип сөйләде Рамилә.
«Минем килгәнемә бик ачулы иде»
Хатыны киләсен И. белмәгән дә. Элегрәк сөйләшкәндә дә, килергә рөхсәт итмәвен әйткән булган. «Әйтергә дә курыктым, иремә сюрприз да ясарга теләгән идем», – дип аңлата Рамилә иренә алдан хәбәр итеп бармаганын. Тик соңрак, килгәнен белгәч, тәвәккәл хатынының кыю адымын И. бик үк өнәп бетермәгән, хәтта ачуланган да.
И. август башында алгы сызыкка кереп киткән иде. Ул гомумән киләсемне белмәде, шуңа элемтәдә була алмадым. Хәзер ул ялга чыкты, аларны шулай айга 1-2 көнгә ялга чыгарып алалар. Минем белән сөйләшкәч, килгәнемә бик ачулы иде. Минем өчен борчылган инде. Анда барыбер куркыныч бит. Башта «нишлисең, нәрсәгә килдең» дип, бер егет аша, сүгеп, смс язды. «Синең белән бөтенләй сөйләшәсе түгел идем, яраткач, сагынгач, ничек сөйләшмисең» диде инде, – дип уртаклашты Рамилә.
Ире генә түгел, әти-әниләре, туганнары да хупламаган Рамиләнең баруын. «Алар баруны теләмәде. Балаларны башта дус кызым карады, аннары барыбер үземнекеләр булышты. Әтнәдән кайнанам да килеп җиткән, ул каршы да түгел иде, аңлап кабул итте», – диде.
Чыннан да, аланга чыгып җиләк җыеп йөрү түгел инде, куркыныч җир, билгеле. Рамилә аны үзе дә аңлый, тик хатын-кызның ярсу йөрәге уйлаганын эшләмичә тынычланмый бит ул.
Комментарийлар