Әлки районында инде өч көн буена югалган 83 яшьлек бабайны эзлиләр. Рәис абый Хисаметдинов Карга авылында шул ук яшьтәге тормыш иптәше белән икәү генә яшәгән.
Балалары үзләре белән алып китәргә үгетләсәләр дә, гомер буе яшәгән. корган нигезләрен ташлап китә алмаган алар.
— "Шул нигездә яшәдем, сезне үстердек, шул нигездә баш салырбыз", - дигән ул әти-әнигә. Якынча фаразлар буенча, бабаебыз 26 апрель көнне төнлә өеннән чыгып киткән. Әбиебез дә аның юклыгын тиз генә хәбәр итә алмаган, чөнки хәтере начар. Иртән күршедә генә яшәүче апабыз аларның хәлен белергә кергән. Бөтен җирдән эзләп тә, таба алмагач, безгә хәбәр итте. Шул ук көнне кайтып җиттек. Сәгать унда эзләү эшләрен башладык, квадроцикллар белән якын-тирәдәге елга, урман, иске йортлардан эзләдек. Кинологны да чакырткан идек, ул кич килде. Эт берничә чакрым юл үтте дә, эздән табып булмый, чөнки таптап бетергәннәр, вакыт күп үткән, диде. Полиция хезмәткәрләре дә эзли, инде "Лиза Алерт" волонтерларына хәбәр иттек. Эзләү эшләре бара, исән булуына өметләнәбез, - дип сөйләде безгә Рәис абыйның оныгы Алинә Хәйдарова.
Рәис абыйның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркем 112 яки 02 номерына мөрәҗәгать итә ала.
Комментарийлар