Бик кыен хәлдә калдым. Бәлки, газетаны укучылар миңа киңәш бирер дип өметләнәм. Рөстәм (исемен шулай дип әйтик) исемле якын дустым бар. Ул өйләнмәгән, минем кебек үк. Без бергә эшлибез, эштән тыш та гел аралашып торабыз.
Рөстәмнең кияүгә чыккан балалы апасы бар. Безгә еш күрешергә туры килә, чөнки Рөстәм әлегә аларда яши. Хәзер шулкадәр дуслашып киттек, алар мине туганнарыдай якын күрә, бөтен бәйрәмнәренә кунакка чакыралар. Үзем дә сизмәстән, Рөстәмнең апасына гашыйк булдым. Ул гади, ачык, бик якын миңа, хәзерге кызлар кебек масаймый да. Чибәрлеген әйтеп тә торасы юк. Кич ятсам да, иртән торсам да, күз алдымда ул. Ләкин ул кияүдә һәм аның баласы бар.
Кайвакыт без аның аның белән телефонда смслар язышабыз. Әмма ул язышу дусларча гына. Аның белән аралашу шундый җиңел, рәхәт. Юктан да көлешәбез. Сизәм: ул да миңа тартыла. Бәлки, аңа иреннән игътибар җитмидер, шуңа минем белән аралашадыр. Ләкин безнең арада зур киртә – аның гаиләсе. Инде нишләргә? Бу ярату белән ничек яшәргә?
Нияз, Казан.
Комментарийлар
0
0
Кычытмаган жирегезне кашымагыз,азгынлык дип атала ул.Рехет э,гашыйк булдым,беравыктан хислерем юкка чыкты дип язарсыз.Тузе алмасагыз кычытканга,ике бот арагызны,скипидарь белен майлагыз.Кычытканы сразу бетер,только урле кырлы сикересе гене булыр.Узен де сизмессен,куда любовь ушла.Бутенче язып булмый,шундый бер кен белен гене яшеучелерге.
0
0