Йокысыннан торгач урынын үзе җыя әле ул. Пөхтәлеге бөтен. Урамнарны да таяксыз әйләнә.
Күршеләр хәлен дә белешә, өйдәгеләр белән дә шаяртып сөйләшә. 100 яшь димәссең дә әбекәйгә.
Үги әниле балачак
Гасырны тезләндергән юбилярыбыз – Асия әби Шәйхиева! Арча районының Шекә авылында 75 яшьлек төпчек улы Илгиз белән Фәймә килене тәрбиясендә ипле генә гомер кичерә. Аңлы, зиһенле, аяз хәтерле.
– Моңа кадәр бер дә ялгышып сөйләшмәдем. Киленем Фәймәгә, мәйтәм, яшем дә олыгайды, зиһенем чуарлана башласа гаеп итмәсләрме икән, – дим. Миннән яшьрәкләр кайсы таякка таянган, кайсы урында ята. Ә мин шөкер әле, яулык очларым гына җилфердәп кала, күршеләргә дә кереп чыгам, капка төбенә дә көненә ун чыгып әйләнәм. Бер урында утырсам, оешырмын кебек, – дип елмая Асия әби.
Бәрәкәтнең хәрәкәттә икәнлеген дәлилләгән озын гомере – бер гасырлык тарихның үзе! Ә тарих кочагында ниләр генә юк – дәхшәтле сугыш, ил “ямавына” түләнгән салым-ясаклар, займнар, таякка бил бөгүләр. Күргән авырлыкларының болар бик азы.
– Үзем дә белештермичә гел Яңгул авылын телгә алам. Шунда тудым бит, Балтач районында. Сагынмыйм да кебек, ә күңел миңа әйтми генә туган якка китеп адаша. 15 яшемдә әнием үлде. 4 бала ярты ятим калдык. Әни авырды, бармак башы кадәр генә төер чыкты, яман шеш идеме икән. Әти аны ат җигеп Малмыж табибларына тиклем алып барды, им-томчы әбиләргә дә өшкертеп карады, шифасы тимәде. Әти өйләнде. Бер килсә килә бит, яшь әни дә үлеп китте. Әтине тагын димләделәр. Анысын да җирләдек. Дүрт үги әни кулыннан үттек, – дип сөйли йөзъяшәр әби.
Сер бимәведерме, бәлки мәрхүмәләр рухына тел тидерәсе килмәгәндер, сабырлыгы да бөтен – үги әни золымы турындагы сүземне ул читкә этәрде.
– Безне берсе дә какмады, сеңлем. Ачлык заманы бит, тамакны бергә кайгырттык, иске киемнәрне ямап кидек. Дөньяны тарсынырлык идеме? Ашыйсың килеп йокла, ачыгып уян, уйда – ризык кайгысы. Иртә язны тилмереп көтә идек – бакчалардан өшегән бәрәңге җыеп ашадык, кузгалак, кычыткан, бәрәңге яфрагы калмады. Без җыеп кайттык, үги әни пешерде, – ди ул.
Ачлыгы җәфаласа да, юклык күзенә карап кешелек яңара – балалар туа. Гаилә ишәя.
– Үз әнием әтигә бер бала белән килгән иде. Ике үги әни дә әтидән берәр бала тапты. Төрле оя балалары бик тату гомер иттек, бер әти-әнинекеләр кебек! Бик яхшы укысам да, сигезенче сыйныфтан кара эшкә кердем. Авылдагы унъеллык мәктәпне тәмамласам, укытучы булып та эшли ала идем дә. Үз әнием юк, әти сугышта, мине кем кайгыртсын? Ирем Хәертдин әнә унынчы сыйныфны бетереп, сугыш беткәнче авылда укытучы булып эшләде. Сугышка алганнар иде алуын, ике кулы да гарипләнеп кайтты. Ул елларны заман бүтән иде, милициягә эшкә керде. Сугыш беткәнче кияүгә чыкмыйм, дигән идем, көтте, – дип сөйли Асия әби.
“15 ел дөм сукыр яшәде”
Җиңү шатлыгына сөю тәмен кушып өйләнешәләр! Гади милиционердан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгәч, Хәертдин аганы Балтачтан Арча районының Яңа Кенәр авылына күчерәләр.
– Яңа Кенәр авылының ул елларда район үзәге булган чагы. Хәертдин абыегыз беркайчан да чүп сүз сөйләшмәде, кырыс, тик гадел иде, – ди Асия әби.
Туры сүзле, үзе дә ат кебек җигелеп эшләгән һәм кул астындагыларын да эшләтә белгәне өчен аны иң артта калган Шепкә авылының “Көрәш” күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Өч ел эшләгәч, кабаттан районга алалар.
– Җитәкчене эшләгән саен типкәләп йөртәләр, сеңлем. Бераздан Арчаны район үзәге иттеләр, күп оешмалар шунда күчте. Безгә дә китәсе иде. Бу юлысы Казанга ук. Хәертдин ризалашмады. “Гарип кулларымны болай да җиң эченә яшереп эшлим, анда барып ук камыт киярлек рәтем юк”, – диде. Кулларының гарип икәнлеген күпләр белмәде дә. Шекәдә яшәгәндә үк шушы йортны җиткергән идек, балаларыбыз да ишле, ил буйлап сөйрәп йөрерлекме? Хәертдиннең участковый булып кына эшләргә теләгән иде, каршы килмәделәр. Пенсиягә чыккач, Хәертдин абыегызның ике күзе дә сукырайды. 15 ел буе дөм сукыр килеш яшәде, – ди әңгәмәдәшем.
Сукырлык – кабер эчендә утыруга тиң. Авырлыгын да үзе гнеә белгәндер дә, тик кыенлыгы ике җилкәгә тигез бүленгән кебек.
– Яныннан да китмәдем, гел радио, телевизор кабызып куя идем. “Ашарыбызга – ризыгыбыз, кияргә киемебез бар, түбәдән су үтми, балалар инде аякта. Сукырлыгыма риза”, – дия иде мәрхүмкәем. Беркайчан да сукранмады. Ишегалдында адашмыйча йөрергә дип Илгиз улым аңа бау сузып куйды, аннары бәдрәфләрне өйгә көйләделәр. 13 ел элек кенә җирләдек Хәердинне. Тиң яшәгәч, башта бик кыен иде, юксындым. Каберенә чәчәкләр утырткан идек, шуларга су сибәм дип, зират юлыннан кайтып кермәдем. Хәсрәтнең дә итәге бер көя сеңлем, сабырланасың, – ди Асия әби.
Заманына күрә җитәкче хатыны булып яшәсә дә, иркәлекне күрмәгән. Тормышны да төбенә төшеп, үзе тарткан. Иреннән: “Эшләп аша!” – дигән сүзне ишетү “хакына” төннәр буе тегү теккән.
– “Ательега биреп тектергән күлмәкләрнең култык төбе тарчыл, синеке иркен!” – диләр иде. Хакны да беркайчан сорап алмадым. Төрле кеше бар ич. Һәр кеше хәленә күрә бәхилләде. Күрше кызы – җырчы Гөлзада апагыз Сафиуллинаны да тегәргә үзм өйрәттем. Әнисе Хәтирә карчык бик әйбәт карчык иде дә, әтиләре артык булды шул. Ул чакны тегү машинасы миндә генә, Гөлзаданың тегәргә өйрәнәсе килә, мәктәптән кайтуга йөгереп керә иде, балакаем. Әле кияүгә чыкканда туй күлмәген дә икәү тектек. Ул фасонын уйлый, мин өйрәтәм, күрсәтәм. Никадәр гомер үткән, мин генә түгел, Гөлзада да олыгаеп килә әкренләп. Кайткан саен яныма кереп чыга ул, рәхмәт, хәлемне белә. Бер ара авыл өстендә мәетләр юып та йөргән идем, хәзер олыгайдым, өй тирәсендә генә бөтереләм, – ди ул.
Бала хәсрәте
Үзе белән бергә уенда хәсрәт-борчулары да бөтерелә, әлбәттә. Әрнүләре җитәрлек. Башта төпчек кызы Алсуны, аннары хәләлен, 2014 елда исә олы улы Илдусны да җирләгән.
– Илдус улым күрше Мари Республикасының Мари-Төрек районында Хлебниково авылында яшәде. Үзе – баш икътисадчы, хатыны банк хезмәкәре. Тормышлары гаҗәп әйбәт иде дә, тик аларга бала бирмәде Хак Тәгалә. Улым үпкәсенә салкын тидереп үлде. Киленем дә улым артыннан китеп барды. Икенче улым – Илгиз, киленем – Фәймә, төп нигездәгеләр. Илгиз – йөртүче, киленем бәрәңге лабораториясендә эшләде. Алар икесе дә пенсия инде. Киленем укыган һөнәре буенча пешекче, ашауны хәсиятләп пешерә, рәхмәт. Көненә 4 тапкыр, режим белән ашыйбыз, бер мәртәбә ашарга җитәрлек итеп кенә хәзерли. Беркайчан да ризыкны җылытып ашаганыбыз юк, яңадан яңа. Майда чыжлатып та кыздырмыйбыз, өстен каплап әкерен утта үз суында гына әзерли, ризык ул шулай гына файдалы! Бер көн ит, икенче көнне балык белән пешерә. Суны да күп эчәбез – гәүдәгә җиңел, – ди Асия әби.
Менә озак яшәвенең сере кайда! Туклану – иң мөһим әйбер асылда. Асия апаның гадилеге, татулык белән яши белүе дә гомеренә бәрәкәтле еллар өсти кебек.
– Мин килен булып төшкәндә: “Бигрәк каты кешеләр бит, ничекләр яшәрсең?” – дип әйтүчеләр дә булды. Ярый әле кире уйламаганмын, дип хәзер дә сөенәм. Илгиз башта ук: “Төп йорттан кузгалмыйбыз!” – дип әйтеп куйды. Кайнатам читтән карап торганда кырыс күренсә дә, чынлыкта аз сүзле, әмма бик игелекле кеше иде. Берсендә мич чыгарырга дип Хәйдәр абыйны чакырдык. Карендәш туганым. “Кызыгызны усал нәселгә юлыкты дип уйлый идем, кода-кодагыйларың бигрәк кече күңеллеләр икән”, – дип әниләргә барып сөйләгән. Шөкер, бик әйбәт яшәдек, – дип сүзебезгә кушылды килене Фәймә апа. – Өлкәннәр сүзеннән чыкмадык. Өйне зурайтасы килә бит берзаман, әти белән әнигә әйтсәк, үзләре салган өйгә кагылдырмыйсыларын беләбез. Уйлаштык та, алар йортын да бер үк түбә астына алып терәп өй салдык. Ике өйгә бер чолан бездә. Ашау-эчүләр бергә. Әни үз ягына кереп үзенчә яшәп ала, телевизорын кабыза, ятып ял итә дә кабат безнең якка чыга. Кызым кайтып юындыра, чәч-тырнакларын тәртипли.
Асия әбинең Илгиз абыйдан соң туган балалары игезәкләр – Илсия белән Илгизә. Авыл җирендә төпләнеп яшиләр. Ә менә Алсуы – әбекәйнең гомерлек йөрәк ярасына әйләнгән төпчеге.
– 21 яшендә Алсуым бауга менде. Яңа Кенәрдә пешекче булып эшләде. “Яратмыйм ул авылны, бармыйм,” – дип кайткан бит. Без әтисе белән орыштык. “Барасың, эшлисең. Килешмәгәнне!” – дидек. Ул аның саен карышты. “Акчаларымны кая гына яшерсәм дә югала. Мин бит сезне карарга дип кайттым, китмим,” – дип, әй өзгәләнде. Әтисе бер сүзне ике кабатламый иде, әйтте икән өзде. Кызыбыз төнлә шул эшне эшләгән. Бик авыр хәсрәт. Гомере буе йөрәгемнән китмәде. Биш балама 17 оныгым, 20 оныкчыгым бар, сеңлем, һәрберсен бик яратам, кайтсалар кечкенәләрен итәгемә утыртып сөям, тик берсе дә Алсуымның хәсрәтен оныттыра алмый икән, – ди Асия әби.
Бала хәсрәтен бала алмаштыра алмый, әлбәттә. Ләкин борчуы яшәгән йөрәген таудай шатлыкларга күмәрлек аның оныклары, оныкчыклары ишле! Нәселенә борчу-хәсрәтләр үтеп кермәсен, дип дога кыла ул Раббысына, без дә аңа шул теләкләрдә.
Комментарийлар