"Каенананың туган көнемә бер шампунь дә алып биргәне булмады"

Айсылу белән очраклы гына таныштык. Ипотека, фатир турында сүз чыккач, яңа танышымның Казанда беркеме дә юк, вакытлыча фатир алып торулары хакында белдем.
Җитмәсә, ире дә акча юнәтер өчен Себергә китеп эшләргә мәҗбүр икән. Айсылу исә ике кечкенә сабый белән айлар буе ялгызы яши. Кечкенәсенә биш ай чамасы гына әле.
- Хәзерге тормышым шөкер, элек белсәң иде син минем ничек яшәгәнемне, - дип сөйләп китте.
Айсылу булачак ире белән очрашып йөргәндә үк каенана буласы кеше аны өнәп бетермәгән. Гел ниндидер кимчелек табып торган.
- Туйны булдырмас өчен дә бик тырышты инде ул, имеш, хастаханәгә керәсе бар, аннары ял итәргә китәргә җыена, шулай да язылыштык, туен да уздырдык, каенана өендә яши башладым. Иремнең акчаны янга калдырасы килде, башка фатирга аерылып чыкмадык.
Беренче көнне үк үземне чит итеп хис иттем мин бу йортта. Ашарга пешерәм, керен юам, артымнан «пычакны урынына куймагансың, нигә итне күп салып пешердең, ник кер машинасын көн дә кабызасың, порошокны күп бетерәсең» кебек сүзләр ишетә килдем. Ирем төзелештә эшли. Беренче кызыбыз тугач, барысына да өлгереп тә җитә алмаганмындыр инде. Иремнең ноские тишелгән булган икән. Мин моны күрмәгәнмен. Әй эләкте инде моның өчен, юньле хатын булсаң, шуны күреп ямап куяр идең, имеш. Баланы калдырып, каядыр бару турында уйлый да алмадым. Нинди әни икән ул, оныгын бик сирәк сөя иде, әйтерсең лә мин аны башка ирдән тапкан, үз малаеның баласы, югыйсә. Беркайчан да аны алып калып, мине ирем белән концерт фәләнгә җибәрмәде. Әнинең ире күптән вафат. Улын терәге, ярдәмчесе итеп күрергә өйрәнгәнгәме, мине улыннан көнләште бугай. Ләкин минем дә нервыларым тимер түгел бит инде.
Балага ике яшь тирәсендә тәвәккәлләп, иремне үгетли-үгетли, аерым фатирга күченеп чыктык. Дөрес, ирем әнисе йортыннан аерыла алмады. Әбәтне әнисендә ашый, сүзгә килгән көнне хәтта анда кунып та кала. Гел бәхәсләшә, талаша башладык. Ышанасыңмы, каенананың туган көнемә бер шампунь дә алып биргәне булмады. Онытып җибәргән, исемнән чыккан, дип котыла иде. Аерым яши башлагач, тынычлап куйдым үзе. Тик монда да килеп җитә башлады ул. Төнлә китап укырга яратам мин. Шуңа да икенче көнне соңрак торам. Берсендә сәгать унда килеп кермәсенме бу.
- Төш вакыты җитә, ә син йоклап ятасыңмы? Оят, әйтәм ирең миңа ашарга килә. Менә нидә икән хикмәт, син ашарга пешерү урынына йокы симертәсең, ялкау, - дип, мине сүгеп китте.
Ирем азрак салган килеш машинасы белән авариягә очрады. Хастаханәгә эләкте. Баланы калдырырга кеше булмагач, беренче көнне сакларга ирем янына бара алмадым. Икенче көнне килсәм, ирем ята торган карават янындагы тумбочкада кәгазь. Каенана язып калдырган: «Иреңә простыня алдым - 250 сум. Табиб бинт сорады - барлыгы 200 сумлык алдым. Фәлән дару шуның кадәр сум. Бер кило апельсин алып кердем (!) - 50 сум... Мин пенсиядә, барлыгы 850 сум, түләрсең». Исем-акылым китте. Үз малае, ләбаса.
Моны ирем дә авыр кичерде булса кирәк. Ул савыгуга, җыенып Казанга күченеп киттек. Монда беркемне дә белмибез. Бары иремнең кайчандыр бергә укыган дуслары гына бар. Башкалага килгәндә кулда кием‑салым белән ноутбуктан башка бернәрсәбез дә юк иде. Вакытлыча торырга фатир табып, шунда яшәп ятабыз. Икенче балабыз туды. Ирем Казанда акчалы эш таба алмады. Себергә китеп эшли башлады. Ярты елдан соң бер айга кайтып килә.
Ирсез тормыш рәхәт түгел, тик каенанасыз тыныч. Бу минем өчен мөһимрәк. Аның белән аралашканым да юк. Ирем ялы вакытында анда бер‑ике атна торып кайта. Йортын карарга булыша. Ни дисәң дә, бердәнбер улы бит. Бәлки мин дөрес тә эшләмимдер, ләкин каенана белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, булдыра алмадым.
Айсылу тарихы бүген дә тынгылык бирми әле миңа, аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Үзегезнең каенана белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Сездән кайтавазлар, хатлар көтеп калабыз.
Яшь киленнәргә психологтан киңәшләр
- Мөмкин булса, туйдан соң аерым яшәргә тырышыгыз. Әгәр инде бергә торырга туры килә икән, каенананы өстәмә йөк итеп кабул итмәгез.
- Каенана ул сезнең яраткан ирегезнең әнисе. Димәк, ирегезнең шундый акыллы, ягымлы булуында каенананың тырышлыгы зур. Ул аны тәрбияләгән. Ирегезне яраткан кебек, каенананы да хөрмәт итәргә кирәк.
- Каенанадан төрле рецептлар, киңәшләр, ирегезнең балачагы турында сораган булыгыз. Әни дип ешрак әйтегез, хәлен гел белешеп торыгыз.
- Әниегезне бүләкләр белән сөендереп торыгыз, туган көнен исегездән чыгармагыз, әниләр көне, 8 март белән котларга онытмагыз.
- Ирегезне беркайчан да йә әниең, йә мин дигән сайлау алдына куймагыз.
- Үзегезне каенана урынына куеп карагыз, сезнең дә, кайчан да булса, киленегез булу ихтималы бар бит.
- Сүзгә килдегезме, беренче булып сүзне һәрчак килен башласын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2023 - 20:59Без имениБИК яхшы эшлэгенсен!молодец,тыныч тормыш телим сезгэ🙏
-
13 ноябрь 2022 - 08:49Без имениКемдэ кемнен эше бар , йокласын.Хэрберсе узен мактый.
-
30 сентябрь 2022 - 11:33Без имениАвылда булса да, шэхэрдэ булса да кичтэн китап укыдым дип иртэн йоклап ятып булмый(мин кайнана б-н тормыйм), но декретта чакта да, эштэ чакта, отпускта чакта да гел иртэн 5-6 да торам, иргэ, балаларга ашарга эзерлэп, ашатып озатып калам, йоклыйсы булса аннан йоклап була, ансын авторнын кайнанасы дэрес эйткэн. Но башка яктан кысылып йэруе, уз баласына акча жэллэве дэрес тугел инде, кем белгэн кемнен башында нэрсэ икэнен.
-
30 сентябрь 2022 - 10:17Без имениМоны укыгач, кайнанасы бн дэ сойлэшэсе килеп китте. Алдан ук таныш булгач, ойлэнештерергэ телэмэгэч, бэлки сэбэбе булгандыр? Берэу дэ фэрештэ тугел, шулай да...
-
29 сентябрь 2022 - 13:19Без имениНишлэп , кайнаналар эллэ туган конгэ булэк тэ бирэлэр ул ? Минеке гомергэ бер яулык та булэк иткэне булмады. Мин аны тиеш дип тэ санамадым.Киресенчэ узебез кубрэк булэк ясарга тырыша идек. Алар безгэ берни тиеш тугел. Улын сина булэк иткэн бит инде. Э йоклауга килгэндэ , мин дэ 10 да йоклап яткан кешене анлый алмыйм. Тоне буе китап укыган чакларда да , как штык сэг 5 тэ сикереп торыш инде ул авылда. Шэхэр жире турында суз бармый. Мин уземнен балалрнын да кондез йоклавын онэмим. Йокыны икенче конне иртэрэк ятып та туйдырырга була. Уземнен эни мэрхум гомергэ дэ безне 7гэ кадэр йоклатмады. Шул гадэт буенча хэзер дэ иртэ торам. Шуна курэ хэр гаилэ аерым яшэуне хуплыйм мин. Яшьлэр узлэренчэ яшэсеннэр , лэкин иргэ хезмэт иту , ир тэрбиялэуне дэ онытып бетермэсеннэр иде. Элек электэн хатын кыз ирне хормэт иткэн , олылаган. Ир кеше дэ , хатынын яратып , ана булышып , эшлисе эшлэрен кинэшлэшеп эшлэсеннэр , яшэсеннэр иде. Бер беренне анлап яшэгэндэ генэ гаилэ ныклы була. Бэхет яшьлэргэ!
-
29 сентябрь 2022 - 10:28Без имениӘссәламү гәләйкүм үә рахмәтуллаhи үә бәракәтүһ. Җимешем ә син шулай буласын белмәдеңме? Кайнана әниең сез бергә булуын теләмәгән бит. Ярар син үзеңнең теләгеңә ирешкәнсең, өйләнешкәнсез. Син әниеңә якынлашу өчен, үзең ысуллар табарга тиеш идең. Тәмле тел, ягымлы караш, чисталык пөхтәлек, тәмле ризык. Яшь чакта бик йокы килсә дә 4-5 сәгать йокы җитә. Эшләп кеше үлми. Менә үзең нәтиҗә яса инде.
-
29 сентябрь 2022 - 10:10Без имениМинем 33 ел килен булып та, кайнанам туган көнемне белгәне юк!) за то мин аныкын беләм!
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.3400
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.7500
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.5601
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.26400
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.155102
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16000
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.84905
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.181803
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.172507
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.17200
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.124802
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.36601
-
1 июнь 2023 - 09:10Улыма сөйгәнемнең исемен куштым Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым.146705
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.149900
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.636805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.692801
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16000
-
2 июнь 2023 - 10:00Казанда Химиклар көне уңаеннан Сергей Лазарев белән Элвин Грей җырлаячак Бүген «Казан» гаилә үзәгендә Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр.2600
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.177000
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.85700
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.55600
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.113104
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика