16+

Каенсеңлемнең бездә яшәвен теләмим

Иремнең авылда яшәүче бертуган сеңлесе быел мәктәпне тәмамлап Казанга яшәргә килә. КФУга укырга керде. Әти-әниләре, ягъни каенанам белән каенатам кызларының бездә яшәвен тели.

Каенсеңлемнең бездә яшәвен теләмим

Иремнең авылда яшәүче бертуган сеңлесе быел мәктәпне тәмамлап Казанга яшәргә килә. КФУга укырга керде. Әти-әниләре, ягъни каенанам белән каенатам кызларының бездә яшәвен тели.

Без күптән түгел ипотекага бер бүлмәле фатир алдык. Әйе, аш бүлмәсендә диван бар, ул шунда йоклый ала. Әмма мин аның бездә яшәвен һич кенә дә теләмим. Хәзер КФУның тулай тораклары әйбәт, матур, шартлары да башка төрле. Нигә шунда рәхәтләнеп яшәмәскә? Мин үзем дә студент чагымда тулай торакта яшәдем. Энем дә Казанга килгәч, шунда урнашты. Кешедә яшәү дигән уй бөтенләй булмады.

Ирем белән сөйләшеп караган идем, “яшәсен, ул иртәдән кичкә кадәр барыбер укуда була бит” диде. Миннән иртәрәк торса, мине йокымнан уятачак. Аннан соң мин өйдә ялгызым калырга, тыныч кына өч җыештырырга, ашарга пешерергә яратам. 

Ни өчен ул бездә яшәргә тиеш? Бер бүлмәле кысан фатирда өчәү яшәргә теләмим.

Исемем редакция өчен генә

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулай торакта яшасен конечно

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем яшьлек дустым,авылдан килгэч,16 квм булмэдэ 5 эу яшэделэр,жизни,апа,2 бала хэм ул,бу тулай торакта.Хэзергелэргэ тынычлык кирэк шул,андыйга ойрэнмэгэннэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яшь гаилэ янында тотмасалар да була инде, эти-энилэре белергэ тиеш.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт әйтеп китсә ярыйда, ашаган табагына төкереп китучеләр була, безнең баштан узды 🤔

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин оялыр идем шулай дип эйтергэ. Итак однокомнатная квартира же.. Оятлары юк эти-энисенен. Сез ботен кеше барында соенгэн шикелле эйтегез типа помощница будет, по выходным целый день уходит на уборку, скажите что вы любите чистоту, каждый день будете вместе убираться, готовить вместе веселее же дип) пусть поймут, что она там не как принцесса будет. Может сестрёнка сама подумает и скажет родителям, что хочет в общаге) вы как раз останетесь в выигрыше.. Если даже будет с вами жить - кут кутэреп ятырга вакыт бирмэгез. Гулять не давайте, если что скажете - что вы чувствуете ответственность, не дай Бог что случится, будет себя виноватой чувствовать.. Думаю сама сбежит..

            Мөһим

            loading