Мин кинотеатр янында кулыма кызыл роза тотып басып тора идем һәм кинәт арттан кемдер миңа: "Рәмис!" дип эндәште. Мин зәңгәр күзле алтынсу чәчле кызны күрергә өметләнеп борылдым, ләкин бу... хыялымдагы кызның партадашы булып чыкты! Озын борынлы ябык кына бер кыз. «Мин килдем!"- диде ул миңа, ә мин гүя катып калдым. "Йә, ничек, киттекме?" Ул мине култыклап алды да кинотеатрга алып кереп китте. Шунда гына башыма килеп җитте, ниндидер ахмак ялгышлык аркасында хатым аңа килеп эләккән. Мине култыклап классташ кызым, китте сөйләп, китте сөйләп, ә минем хатның икенче берәүгә язылганлыгын әйтергә көчем җитмәде. Без соңгы рәттә утырдык. Ә башкача ничек? Мин аптырашта калдым, күңелем кайтты, ә ул бәхетле иде. Мин моның ничек килеп чыкканын аңламадым да, тик ниндидер мизгелдә ул мине кинәт үпте. Әллә соңгы рәтнең тылсымы, әллә ул миңа сокланып карап торганмы, ләкин өйгә без икебез дә яхшы кәеф белән кайтып киттек. Подъездда аның белән саубуллашкач, мин кинәт кенә үземә, ә бит матур кыз икән, дип уйлап куйдым. Шул свиданиедән соң без аның белән очрашып йөри башладык.
Күп еллар узгач кына белдем, мин хат язган көнне теге миңа ошаган зәңгәр күзле классташ кызым үзенең физика дәреслеген өйдә онытып калдырган булган. Минем хатам аркасында хат башка кызга эләккән.
Хат язылган алтын чәчле кыз, сыйныфташларын көнләштереп, чыгарылыш сыйныф егете белән дус булып йөри башлады. Аның "иңбашы киң, биле тар" мыеклары чыгып тора, калын тавыш белән диярлек сөйли, үз яшеннән тагын да өлкәнрәк булып күренә иде. Хәтерлим әле, бу егет аны яңа мотоциклы белән килеп ала, китереп куя иде. Мөгаен, бу егет «байкер» булгандыр. Ноябрь башы булгандыр, дәресләр бетте дә кайсыбыз кай тарафка таралды. Теге байкер егет алтын чәчле сыйныфташ кызымны килеп алды да, югары тизлектә выжылдап узып киттеләр.
Мәктәптән 200 метр ераклыкта аларны йөк машинасы бәрдергән. Нәкъ якындагы чатта. Аларны күз карашы белән озатып калган бер төркем мәктәп укучыларының күз алдында диярлек. Зәңгәр күзле кыз шундук һәлак булды. Авария урынына беренче булып йөгереп килүчеләр йөк машинасы тәгәрмәчләре астында ятуын расладылар, елмаюы да сүнмәгән, үлгәндә дә елмаеп үлгән.
Егет ниндидер могҗиза белән исән калган. Табиблар аны берничә ай буе кисәкләп җыйдылар, әкрен генә, ләкин дөрес итеп аны терелттеләр. Ләкин барысы да юкка булды. Хастаханәдән чыкканнан соң бер атна үткәч, аның гомере өзелә. Әти-әнисе аны беразга гына өйдә калдырып киткәннәр, ә кайткач, ни күрсеннәр, ул бер уч дару капкан...
Инде ничә еллар узгач, ноябрь ае минем өчен иң үкенечле ел фасылы булып кала бирә. Зәңгәр күзле кызны искә алам, ә бәлкем. ул чагында өйдә физика дәреслегеңне онытып калдырмаган булса, бар да башкача булыр иде.
Комментарийлар