Хатынга хезмәттәшем белән хыянәт итәм
Ике ай инде эшемдәге хезмәттәш белән хатыныма хыянәт итәм. Мондый хәлнең гомеремдә дә булганы юк иде. Хатынымны үлеп яратам дип уйлый идем. Чынлыкта, алай түгел икән...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ике ай инде эшемдәге хезмәттәш белән хатыныма хыянәт итәм. Мондый хәлнең гомеремдә дә булганы юк иде. Хатынымны үлеп яратам дип уйлый идем. Чынлыкта, алай түгел икән...
Эштәге хезмәттәшкә гашыйк булдым. Серле, тирән күз карашлары белән сихерләде бугай мине. Төннәр буе аны күз алдына китереп, йоклый алмыйча яткан чаклар күп булды. Нәтиҗәдә безнең арада мәхәббәт хисләре кабынды, без очраша башладык. Бәлки бу вакытлыча гашыйк булудыр, белмим. Ләкин бүген миңа ул кирәк, мин аны яратам.
Аның белән үзара сөйләштек тә, мин хатын белән аерылышырга, ул иреннән китәргә дигән фикергә килдек. Әмма бу очракта аңа җиңелрәк, чөнки ул ире белән мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәмәгән. Кешедән качып-посып йөрүдән, хисләребезне яшерүдән туйдык. Хатынымны алдан яшисем килми. Ул гына берни дә сизми...
Хатын белән балаларыбыз юк. Элегрәк моңа борчылсам, хәзер хәтта сөенәм дә. Әгәр уртак балаларыбыз булса, без мәңге аерылыша алмас идек.
Сүкмәгез мине. Тәнкыйтьләмәгез. Мин яраткан кешем белән бәхетле тормыш итәргә телим!
Ришат Д.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар
11
6
0
Флаг в руки, нос спистолетом?
0
0
8
0
Ну чтож приятель, время покажет..а твоей жене только счастья и удачи во всем..и ещё хочу посоветовать купить ей электрошокер- раз между вами нет искры. И пользоваться- до той поры- пока не появится искра. Очнешься- пускай спросит- есть искра..
0
0
19
0
?бу,, апаен,, сине бер Ташлап китэчэк, куз каршына берэр ир килсэ.хатыныннын синнэн башы котылыр,э менэ син тотылырсын. Убеш сегеш йоргэндэ рэхэт,Тора башлагач, бар да бер була ул....
0
0
20
0
Бер тапкыр ир (хатын) өстеннән атлап чыккан кеше, тагын шулай эшләмәс дип гарантия биреп булмый.....
0
0
6
0
Бала чагы түгел бит инде,иртәгә башка,,яхшы,,очраса,китачәк,,,,сәламатлегең начаррланып китсә шул ук көнне кирәгең калмый,ә аерылган хатының юләр булса гына,балалар да булмагпч,ябышып яшә инде хатының белән,,,,
0
0